Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

Урал Рәхимов һаман да бай


Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов Русия миллиардерлары арасында кала. Әле ул бу исемлектә 39нчы урында тора.

Мәгълүм булуынча, “Финанс” журналы 2010 елга Русиянең иң бай кешеләре исемлеген бәян иткән иде. Анда беренче урынны Новолипецк металлургия комбинаты директорлар шурасы рәисе Владимир Лисин алды. Икенче урында - Михаил Прохоров, өченчедә - Роман Абрамович.

Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның байлыгы әле 2,5 миллиард доллар дип исәпләнә икән. Узган елгы байлыгы бераз кимегән һәм миллиардерлар исемлегендә алты баскычка аскарак төшкән ул. “Финанс” журналы язуынча, 48 яшьлек Урал Рәхимов бу байлыкларга Башкортстан ягулык-энергетика тармагын “хосусыйлаштыру” аркылы һәм бик тәэсирле кешеләрнең ярдәме белән ирешкән.

Моңа кадәр соңгы унбиш ел чамасы Башкортстан ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне үз кулында тоткан, ә вазыйфасыннан тәмам киткәнче, соңгы ике елда, рәсми рәвештә, “Башнефть” ширкәтенең генераль директоры вазыйфаларын башкарган Урал Рәхимов хәзер республикада үз йогынтысын югалта бара. Башкортстанның ягулык-энергетика тармагына караган ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингы сатып алган иде. Ә инде яңа хуҗалар Урал Рәхимов белән хезмәт килешүен озайтмады.

Урал Рәхимовның сәламәтлеге начар булуы турында да мәгълүматлар таратыла килде. Соңгы ике елда аның Уфаның 8нче хастаханәсендә даими яшәп саулыгын ныгытуы хакында бар җәмәгатьчелеккә билгеле иде. Әле исә Урал Рәхимов Русиядән читтә яши дип әйтелә. Моңа дәлил итеп аның соңгы бер елда Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында катнашмавын да китерергә мөмкин. Элегрәк ул, депутат буларак, кайбер утырышларга килгәли иде әле.

Урал Рәхимовның элекке бер якын дусты һәм бизнес-хезмәттәше, Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьев ике елдан артык инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә тотыла. Аны бик авыр җинаятьләрдә, шул исәптән яллап кеше үтертүләрдә дә гаеплиләр. Ул исә сорау алаларда үзенең гаепләрен танымый. Шул ук вакытта бу җинаятьләрдә Урал Рәхимовның турыдан-туры катнашы бар дип белдерә Изместьев әфәнде.


фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG