Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Лисин Русиядә иң бай кеше дип танылды


Яңа бер хисапка караганда, Новолипецкий тимер җитештерү ширкәте хуҗасы Владимир Лисин Русиядәге иң бай кешегә әверелгән.
Русиянең “Финанс” журналы язуынча, икътисадый кризис җиңеләя барганда, Лисин былтыр байлыгын 2 мәртәбәдән дә күбрәк арттырган.

Ел башында аның милке 7,7 миллиард доллар булса, ел ахырына ул 18,8 миллиард долларга җиткән.

Былтыргы иң бай кеше Владимир Прохоров икенче урынга калган, әмма аның да байлыгы 14 миллиардтан артып 18 миллиард долларга якынлашкан.

Журнал язуынча, Русиядәге иң бай кешеләрнең гомуми милке былтыр 84 процентка арткан.
XS
SM
MD
LG