Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буе төбәге Русия ракеталарын үзендә урнаштыруга каршы түгел


Молдовадан аерылып чыгарга теләүче Днестр буе республикасы Русиянең ракетадан саклану системын үзендә урнаштырырга әзер булуын белдерде.

Сепаратист төбәк башлыгы Игорь Смирнов Мәскәүгә бу турыда рәсми мөрәҗәгать итмәсә дә, Русия ракеталарын төбәктә урнаштыруга каршы булмавын әйтте.

Үз тәкъдимен ул АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру планына бәйләде.

Молдовага күрше булган Романия АКШ ракета калканының кайбер өлешләрен үзендә урнаштырырга тәкъдим итте. Болгарстан да АКШ ракеталарын үзендә урнаштыруга каршы булмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG