Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алда - татарча көрәш буенча дөнья беренчелеге


Чаллыда татар-башкорт көрәше буенча Муса Җәлил истәлеге бүләкләренә бәйге тәмамланды. Аның төп оештыручысы “Ватаным Татарстан” газеты, татар милли көрәш федерациясе. Быелгы ярышта да Башкортстан көрәшчеләре катнашмады. Югыйсә, бәйгене оештыручылар әйтүенчә, һәр елны аларга чакыру җибәрелә. Җиңүчеләргә бүләк акчалата бирелде.

Бәйгедә 1нче урынны алучы 20 мең сум, 2нчегә 15 мең, 3 нче урынга 10 мең, 4 нче урынга 5 мең сум акча каралган һәм барысы да үз бүләкләрен алып китте. Быелгы көрәштә Казан шәһәре 7, Чаллы 3, Мамадыш шәһәре һәм районы 2 такым куйды. Башка шәһәр, районнар берәр такым чыгарды. Гомум нәтиҗә буенча, Чаллының беренче такымы җиңүче булды. Теләче – икенче, Әлмәт өченче урынны алды.

Чаллы яки казанлылар җиңүе шаккатыру түгел. Әлмәтлеләрнең 3 урынга чыгуы беркадәр гаҗәпләнү тудырды. Аннан соңгы урыннарны Мамадыш, Кукмара, Түбән Кама, Арча, Чаллы – 2, Казанның Вахит районы, Балтач районнары беренче унлыкка керде. Мари Иленнән килгән бердәнбер көрәшче Чаллы егетенә җиңелә. Бәйге барышында Төрекманстаннан да көрәшче булуы ачыклана. Гомум нәтиҗә буенча ул бер җиңеп, бер җиңелеп 14 очко туплый. Новосибирск 55 такым арасында 48нче, Оренбур өлкәсе 43нче була.

Фаил Әхмәдиев
Бәйге тәмамланган, “Азатлык” хәбәрчесе татар-башкорт көрәше буенча күп тапкыр батыр калучыларга мөрәҗәгать итте:

“Соңгы вакытта шәһәрләрдә туып-үскән яшьләр дә матур көрәш күрсәтеп, дәрәҗәгә ирешә. Без Казанда 15 ел инде укучы балалар арасында ярышлар уздырабыз. Алар үсте. Татарстан, Русия батырлары булалар. Элек көрәш авылда гына булса, ул хәзер шәһәр җиренә дә күчте. Монда көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинлек күбрәк. Нәтиҗә дә күренә.

Элек көрәш буенча алдынгы районнарда моңа игътибар кимеде, дип әйтмим. Шунысы куанычлы, татарча көрәшкә чит төбәкләрдә дә игътибар арта. 2008 елда Русия беренчелегендә чит төбәктән 26 такым катнашса, 2009 елда 36 чит төбәктән көрәшчеләр килде. Быел май аенда Казанда татарча көрәш буенча дөнья беренчелеге уза. Шактый кызыклы булыр”, ди данлыклы көрәшче Фаил Әхмәдиев.
Фриль Әхмәтов


Минзәлә такымы быелгы бәйгедә 29 урында калды. Бу район элек-электән көрәшчеләре белән билгеле иде. Шушында туып үскән билгеле көрәшче Фриль Әхмәтов бу күренешкә бераз аптырау белдерә. “Шулай да бүгенге батырларның күбесенең тамырлары Минзәлә якларына барып тоташа”, дип юата ул үзен. Аннан соң инде авылдагы көрәшкә игътибар кирәклегенә дә туктала.

“Әйе, авыл көрәшчеләренә нәрсәдер җитми. Аңа игътибар итәсе килә. Шушы эшкә алынып, аны тартып, элекке данлы чакларны яңартасы килә”, ди Фриль Әхмәтов.

Бәйге барышында хөкемдарлар үз тарафларына бик күп кырлы, күп төрле мәгънәләргә ия булган сүзләр ишеттеләр. “Йөз кеше булган җирдә йөз төрле фикер, бар кешегә дә ярап булмый”, диде “Азатлык”ка ярышның баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин.
XS
SM
MD
LG