Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Татьяна Гусева рус кызы, Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә укый. Ул 11нчы сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан үткән республика олимпиадасында беренче урынны алды. Дәресләрдә сөйләм үстерү күбрәк булса иде дигән теләктә кала.


Татьяна, сезнең сыйныфта кемнәр күбрәк, татарлармы әллә руслармы?


Татарлар да, руслар да бар.

Татар телен атнасына ничә сәгать өйрәнәсез?

Атнага өч сәгать. Без анда татар телен өйрәнәбез, ә татар әдәбиятыннан төрле әсәрләр, шулай ук текстлар да укыйбыз.

Сезнең сыйныфтагы барлык балалар да татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәме?


Әйе. Бездә татарлар өчен аерым төркем, ә руслар өчен аерым төркем бар. Алар да, без дә татар әдәбиятын да өйрәнәбез.

Син инде, әлбәттә, рус төркемендә. Ничәү сез анда?

15

Сиңа татар телен өйрәнү нәрсә өчен кирәк соң? Күп кеше алай тырышып өйрәнми бит, өстәмә мәшәкать дип карый.


Минем өченме?

Әйе.

Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре. Мин русча да, татарча да сөйләшә белергә телим.

Өйдә нинди телдә сөйләшәсең?


Русча гына, чөнки әтием дә, әнием дә руслар. Алар татарча белмиләр.

Алар бер авыз сүз дә белмиләрме?

“әйе”, “юк” дигән сүзләрне генә беләләр.

Ә нигә аларны татарча сөйләшергә өйрәтмисең?


Бу бик авыр эш дип уйлыйм мин.

Дусларың арасында татар кызлары бармы?

Әйе.

Алар белән кайсы телдә сөйләшәсез?


Без күбрәк русча сөйләшәбез. Кайвакытта гына татарча аралашабыз.

Ни өчен алар татарча сөйләшми?

Мин белмим.

Татарча һәм русча сөйләшәсең. Тагын кайсы телне беләсең?


Инглиз телен беләм. Аннан төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашам. Менә хәзер исә тәрҗемәчеләр ярышына әзерләнәм. Ул мартта булачак.

Алай да, кайсы телне яхшырак беләсең, татар теленме, әллә инглиз теленме?


Татар телен дип уйлыйм. Ләкин инглиз теленнән атнага 5 дәрес була, ә татар теленнән 3 дәрес кенә. Без татар теле дәресләрендә төрле грамматик күнегүләрне язабыз, төрле текстларны укыйбыз. Әлбәттә, сөйләшәбез дә, әмма минемчә, бу азрак. Без күбрәк сөйләшергә тиеш.

Татар телен белмәсәң дә Казанда, Татарстанда яшәргә була име?

Әйе.

Шул 3 сәгать урынына инглиз телен кертсәләр, тагын да яхшырак өйрәнер идең. Моңа ничек карыйсың?


Юк, бу дөрес түгел. Татарстанда яши торган һәр кеше татар телен өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә бездә татар теле дәресләре булырга тиеш. Чөнки ул дәүләт теле.

Дөрес, берьяктан дәүләт теле. Ә кибеткә, даруханәгә керсәң русча сөйләшәләр.


Ләкин бу дөрес түгел. Бу кануннарны бозу дип уйлыйм.

Алай да, татар булып та кайбер егетләр, кызлар татар телен өйрәнми.

Алар ялкаулар.

Кайсы телне өйрәнү җиңелрәк, татар теленме, әллә инглиз теленме?

Инглиз телен. Татар теленә өйрәнү бик авыр. Мәсәлән, сөйләшкәндә фигыльне җөмләнең ахырына куярга кирәк. Бу авыр дип уйлыйм мин. Кайда куярга икәнен уйлап торырга кирәк.

Киләчәктә кем булырга телисең?

Мин тәрҗемәче булырга хыялланам. Рус теленнән инглиз теленә, татар теленнән инглиз теленә. Мәсәлән, мин хәзер ярышка әзерләнәм. Анда инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк.

Тәрҗемәче булу өчен белемнәрне камилләштерергә кирәк бит.

Минем Казан дәүләт университетында укырга телим, әмма нинди факультетта икәнен әлегә белмим.

Син тел белән генә кызыксынасыңмы?

Татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, киемнәре, әдәбияты, төрле күренекле шәхесләре белән кызыксынам.

Татарча җыр тыңлыйсыңмы?

Кайвакытта…

Татар шәхесләреннән кемнәрне беләсең?

Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин. Фәнис Яруллинның бер шигырен яттан да сөйли алам.

Этник киемнәр сиңа ошыймы.

Алар миңа бик ошый. Әлегә кигәнем юк.

Читек кияр идеңме?

Әйе, алар бик матур, ләкин бик кыйммәт. Минем дустымның читеге бар. Ул аны кими.

Син узган ел да олимпиадада катнашкан идеңме?

Әйе. Былтыр икенче урынны алган булсам, быел җиңдем.

Нинди сораулар иде анда?

Мәсәлән, җөмләнең ахыры бирелгән, ә без башын язарга тиеш идек. Аннары диалог төзергә, җөмләләрне тәрҗемә итәргә кирәк иде. Аннары анда төрле сораулар бар иде. Без аларга җавап бирергә тиеш идек. Шулай ук сочинение (инша) язарга кирәк иде. Быел Укытучы елы булганга, әнә шул хакта.

Һәм син узеңнең укытучың турында яздыңмы?

Әйе.

Татар теле укытучысы турындамы, әллә инглиз теле укытучысы турында яздыңмы?

Татар теле укытучысы турында. Ул бик акыллы, бик яхшы укытучы. Мин аны бик яратам.

Укытучыгыз кем?

Гөлфия Хәлимова.

Син 5нче сыйныфтан бирле анда укыйсыңмы?

Юк. Мин 6нчы сыйныфтан гына.

Әтиең, әниең синең татар телен өйрәнүеңә нәрсә дип әйтә?

Алар үзләре татар телен өйрәнми, ләкин минем белән горурланалар һәм мактыйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG