Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Көнбатыш илләре Иранда кеше хокуклары торышын тәнкыйтьли


Женевада БМО Кеше хокуклары шурасы утырышында кайбер көнбатыш илләр вәкилләре Иранда кеше хокуклары торышын, бигрәк тә былтыргы президент сайлаудан соңгы хәлләрне тәнкыйтьләде.

2006 елда оештырылган шура Иранда кеше хокуклары торышын беренче мәртәбә карый.

АКШ Иранда хөкүмәткә каршы демонстрацияләрнең көч белән бастырылуын хөкем итте һәм сайлаудан соң халыкны куркыту өчен оештырылган мәхкамәләрне, журналистларны һәм блоггерларны эзәрлекләүләрне туктатырга чакырды.

Шурада Иран төркемен җитәкләүче Мөхәммәд Җәвад Лариҗани үз илендә кеше хокукларының яхшы хәлдә булуын һәм Иранның бу мәсьәләдә киләчәккә карап эш итүен белдерде.

XS
SM
MD
LG