Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулга кергән акчалар түләүләргә һәм ашауга китә


15 февральдә Чаллы хакимияте бинасы каршында уздырылган урам җыенына килүчеләр шундый фикерләрен әйттеләр. Урам җыенын КПРФның Чаллы бүлеге оештырды. Каршылык чарасының төп максаты - коммуналь түләүләрнең нигезсез артуына ризасызлык белдерү. Эшкә килүче Чаллы хәкиме шундыйлар янында тукталды.

Урам җыенын уздыручы коммунистлар халыкны каршылык чарасына җәлеп итү өчен бик күп почта тартмаларына чакыру кәгазьләре салып чыкканнар иде. Шулай да халык чакыруга зур игътибар күрсәтмәде. Хакимият бинасы янына килүчеләр саны 200 кешедән артмагандыр. Көне дә салкын, җилле иде. Җыенга килүчеләр ни әйтергә тели, алар нәрсәдән риза түгелләр? “Азатлык” хәбәрчесе урта яшьләрдәге ир-егетләр төркеменә килеп, шул хакта кызыксынды.

"Күрә торып талыйлар, түзәр хәл калмады. Әле бу башы гынадыр. Җитештерү ширкәтендә эшлибез. Хезмәт хакы юк, аның яртысы коммуналь түләүләргә китә”, ди берсе.

“Төнге сменадан эштән кайтышым. Хезмәт хакының хатынныкы түләүләргә китә, минекен ашауга тотабыз. Болай яшәп булмый, киенү турында уйлаган да юк”, дип кушыла аңа икенче бер эшче.

Руза Исламова
Өченчесе балалары турында борчылып: ”Без инде яшәсен яшәгән. Балалар авыр яши. Малай да, килен дә милициядә эшлиләр. Торырга урыннары юк, ипотекада торалар. Ял итә, җүнләп йокы күрмәгән кешеләр ничек итеп яхшы хезмәт итә алсын. Алар хөкүмәт кешеләре, ә хөкүмәтләре алар турында уйламый да”, диде.

Руза Исламова Чаллы коммунистлар фиркәсенең комитет әгзасы. Аның да тормышы зур түләүләр, акчасызлык белән бәйле.

4 кеше ике бүлмәле фатирда торабыз. Утка 1200 сум түләү килде. Моның өстенә су, газ, телефон һ.б. Энергия хисаплагычлары юк. Чөнки аны куярга акча юк. Ничек яшәргә? Бераз кәнфит, тәмлерәк күмәчләр дә ашыйсы килә. Казылык турында әйтеп тормыйм. Алган даруларым - аспирин да аналгин”, ди “Азатлык”ка Руза Исламова.



Якында гына бер төркем татар әбиләре-апалары басып тора. Шуларның берсе “Сугыш вакытында да болай яшәмәдек!”дип, әрнеп-ачынып кычкырып куя. Әбиләр “Азатлык”ка да шушы һәм башка фикерләрен әйттеләр.

“Сугыш вакытында да ач идек, хәзер дә. Гел авырлык туры килә. Мин 38нче елгы, 18 яшьтән 30 сыер саудым, таякка эшләдем, түләмәделәр. Хәзер дә пенсиябезнең калганын балаларыбызга бирәбез. Заводларда эш юк. Фатирлары да юк. Ачлы-туклы яшәп ятабыз”, диделәр апалар-әбиләр.
Илдар Халиков


Урам җыены иртәнге 8нче яртыда башланды. Бу вакытта чиновниклар эшкә килә. Эшкә килүче Чаллы хакиме дә ризасызлык белдерүчеләр янына тукталды, аларның моң-зарын тыңлады, “вәзгыятьне өйрәнәбез, һәрбер аерым очракны тикшерергә, чара күрергә тырышырбыз”, диде.

Иртәнге 8дә шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләренең киңәшмәсе башланды. Хәким Илдар Халиков биредә коммуналь түләүләр мәсьәләсен өйрәнергә, нәтиҗә ясарга боерды.

Урам җыены резолюция кабул итте һәм анда “Кешеләрнең конституция хокуклары бозылу уңаеннан Конституция мәхкәмәсенә, Русия, Татарстан һәм Чаллы прокурорларына мөрәҗәгать итәргә”, дигән юллар да бар. Резолюциядә, “коммуналь түләүләрнең нигезсез күтәрелүе - яшерен килешү һәм анда катнашучыларның барысын да җавапка тартырга”, диелә. Җыенда шунсы да әйтелде, Татарстанда электр энергиясе тарифы 2,23 сум булса, күрше Башкортстанда 1,75 сум.
XS
SM
MD
LG