Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 март 2017, Казан вакыты 03:36

Хәзерге вакытта Мәскәү янында үзләре корган торакларда Үзәк Азиядән килгән 3 меңгә якын мөселман яши. Әмма аларга хакимият тә, мөселман оешмалары да әллә ни ярдәмгә килми. Белгечләр әйтүенчә, мондый мигрантларны тоту федераль хакимияткә файдалы гына.

Иске такталарны бер-берсенә кадаклап ясаган йортларда мигрантлар еш кына берничә гаилә булып яши. Мәскәү янындагы Челобитьево бистәсендә мондый торакларны күп очратырга була. Үзәк Азиядән килгән мөселманнарның күпчелеге шунда якында гына урнашкан мытище ярминкәсендә иң авыр һәм әшәке эштә эшли.

Мондагы җирле халык хәтта шул мигрантлар өчен тулай торак та булдырды. Әмма күпләренең хәтта аның өчен түләрлек тә акчалары юк. Шуңа алар кул астында булган әйберләрдән йортларны үзләре ясаган.

Әлбәттә аны йорт дип атау артык булыр. Чөнки өйне еш кына буржуйка белән җылыталар, су һәм башка уңайлыклар бөтенләй каралмаган. Йоклый торган урыннары – бары матрас.

Яндырып киттеләр

Еш кына мигрантларның бу мескен торакларында хокук саклау вәкилләре дә “кунак булып” документлар тикшереп, үз кесәләрен калынайтырга ярата.

Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал әйтүенчә, аңа Алтуфьево янындагы шундый мигрантлар бистәсендә булырга туры килгән.

“Анда алар үзләре төзегән йортларда яшиләр иде. Һәм һәрвакыт Щелковски ОМОНы аларга басым ясап килде. Бу хакта НТВ телевизион каналында тапшыру булганнан соң, әлеге бистә янды”, ди ул.

Җамал сүзләренчә, анда Таҗикстаннан чыккан үзбәкләр яши торган булган. Таҗикстан президенты Имамали Рахмон аларны үзбәк булган өчен илдән куган, ә Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов Таҗиктстанда туганга кабул итмәгән.

Бу кешеләрнең барыр урыны булмау сәбәпле, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргән.

Күпләр озак елларын Воронеж өлкәсендә уздырган. Һәм соңыннан эш табу өчен Мәскәү янына күченгән.

Кешечә яшәү килеп чыкмаган

Алар арасында күпләр урта катлам вәкилләре. Араларында хәтта элекке мәктәп, автоширкәт җитәкчеләре, төзүчеләр, әфган сугышы ветераннары да булган. Бик авыр шартларда яшәсә дә, кешечә гомер кичерергә тырышкан. Кул астында булган әйберләрдән чәйханә, мәчет төзегәннәр. Әмма телевидениеда тапшыруда чыкканнан соң, бу барысы да бер сәгатьтә юк ителгән.

Наркотик ташуда да гаепләп була

Әлбәттә, аларның проблемнарын хакимияттә дә, мөселман оешмаларында да яхшы беләләр. Җамал сүзләренчә, хакимияткә аларны шулай тоту икътисади яктан отышлы.

Хәйдәр Җамал
“Федераль хакимият һәм Мәскәү җитәкчелегенә мигрантларның хокуксыз хәле файдага гына. Бу - арзан эшче куллар. Һәм алар хезмәт базарын какшата, Русиялеләргә бирелергә тиешле хезмәт хакына дәгъва кыла дигән сүзләр бу икътисад белән таныш булмаган кешеләр өчен әйтелгән мәгънәсез сүзләр. Чөнки мигрантлар түбән хезмәт хакына эшләмәсә, күп өлкәләрдәге табыш үз-үзен акламаячак”, ди ул.

Хәйдәр Җамал сүзләренчә, мигрантларны һәрвакыт наркотик ташуда гаепләп була. Гәрчә, наркотик криминалы 90%ка Русия төбәкләренең үз эчендә барса да.

“Наркотиклар ул куәт структуралары сәясәтенең бер өлеше”, ди Җамал.

Инде Таҗикстанда ике кеше Русиягә каршы Европа мәхкәмәсендә дә җиңеп чыкканы мәгълүм. Аларны шулай ук наркотик өлкәсендә гаепләп хөкем иткәннәр иде.

ОМОН өчен алар - чүп

Җамал сүзләренчә, Мәскәүгә килеп эшләүче үзбәк, таҗиклар милиция алдында көчсез.

“Аларның рәсми документларын шул ук минутта аяк астына салып таптарга мөмкиннәр. Чөнки шул ук ОМОН өчен бернинди киртәләр, кануннар юк. Документларны ертып ташлау бернигә дә тормый. Ә яшьләрне бушка ОМОН объектларын төзергә алып китәләр иде. Көн буена ашарга 10 кешегә бер икмәк бирелә торган булган. Кичен алар җәяү үз урыннарына кайтып егыла иде. Бу хәл хәзер дә кайбер җирләрдә бара”, ди ул.

Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал сүзләренчә, мигрантлар даими тикшерүләр уздыручы милициягә “салым” түләргә мәҗбүр. Гәрчә алар үзләре дә көнне-көнгә ялгап акчасызлыктан интегеп яшәсә дә.

Мөселман оешмалары да булышмый

“Ислам.ру” язуынча, ОМОН монда килгәч үзен “кайнар ноктада”гы кебек тота, беркем белән хисаплашмый. Хәтта бер тапкыр мөселманнар үз көчләре белән төзегән кечкенә мәчеттә намаз укучы кешеләрне күреп, аларны үтергәнче кыйнап киткән.

Бу хәлләрне, әлбәттә, мөфтияттә дә яхшы беләләр. Чөнки намазга йөрүчеләр Мәскәү мәчетенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Әмма хокук яклаучы Бахром Хамроев әйтүенчә, анда: “Без андый хезмәт күрсәтмибез, мохтаҗларга ярдәм итмибез” дип белдергәннәр.

Мәскәүдәге тарихи мәчетнең имамы Руфат хәзрәт Әхмәтҗанов әйтүенчә, аларның мохтаҗларга ярдәм итү өчен махсус юнәлешләре бар. Ә болай ярдәм сорап көн саен киләләр, ди ул.

Бахром Хамроев фикеренчә, дин әһелләре дә Үзәк Азиядән килеп урнашкан мөселманнарны бары үз файдасына гына куллана. Мисал өчен сайлау вакытында ул яки теге намзәт өчен тавыш бирдертү вакытында аларга игътибар арта.

XS
SM
MD
LG