Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Талибан хәрби башлыгының тотылуын белдерә


АКШ һәм Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, Пакстанда Талибанның баш хәрби җитәкчесе тотылган.

The New York Times газеты аның берничә көн элек Карачида АКШ һәм Пакстан махсус көчләренең яшерен рейды вакытында тотылганлыгын хәбәр итте.

The Times басмасы хәзер АКШ һәм Пакстан күзләү хезмәтләренең аннан сорау алуын белдерә.

Барадар атлы бу җитәкче Талибанның башлыгы һәм Усама бин Ладенның беректәше Мөхәммәт Гомәр мулладан соң икенче иң югары җитәкче диелә.

АКШ һәм Пакстан рәсмиләре бу хәбәрнең дөрес булуын раслады.

Әмма Талибан вәкиле бу хәбәрне кире кагып Барадар мулла әле дә Әфганстанда Талибанның хәрби һәм сәяси оештыру эшләрен алып бара дип белдерде.
XS
SM
MD
LG