Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Мәскәүнең мәгариф өлкәсендә алып барган милли сәясәте рус булмаган халыкларда борчылу тудыра. Татарлар белән башкортлардан соң якутлар да милли мәгарифне яклау эшен дәвам итә. Якут теле укытучыларының рәсми булмаган җәмгыяте бер ел элек якут теле бәйрәме көнендә оеша.

12-13 февральдә Якутия шәһәрендә җәмәгатьчелекнең туган телне саклау юнәлешендә “Ийэ тыл” (“Ана теле”) җыены узды. Аны Саха иҗтимагый үзәге оештырды. Якутлар милли мәгарифне саклау өчен “Ийэ тыл” хәрәкәтен башлап җибәрә.

Саха иҗтимагый үзәгенең координация җитәкчесе Иван Шамаев белдерүенчә, җыенда 100-дән артык кеше катнашкан. Алар арасында якут теле һәм мәдәнияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре булган. Җәмәгатьчелек олысларда (районнарда) туган телне яклау хәрәкәтенең җирле бүлекләрен оештырып җибәрү карарына килгән.

Балалар Мәскәүгә үпкәли


Иван Шамаев сөйләвенчә, якут балалары Мәскәүнең туган телне кысуына үпкәли икән. Алар моның начар эш икәнен аңлый. Зыялы гаилә балалары милли хәрәкәткә һәрчак теләктәшлек күрсәтә, ди Шамаев.

“Мин бу сәясәтнең ни өчен алып барылуын аңлыйм. Хәзер хакимият олигархлар кулында. Сүз гел казылма байлыклар турында алып барыла. Әгәр халык туган телен, үзенең кемлеген онытса, аның сәяси көче бетә. Шул вакытта аның байлыгын да тартып алып була.
Икенче яктан, хәзер Сталин чоры түгел. Халык җыйналып, каршылык та күрсәтә ала”, ди Шамаев.

Мәскәүгә беренче каршылыкны якутлар күрсәтте

Якут милли хәрәкәте вәкиле якутларның милли-төбәк компонентын бетерүгә каршылык күрсәтеп беренче пикет оештыруларын искәртә. 309 федераль канунга Путин 2007 елның 1 декабрендә кул куйган булса, якутлар 7 декабрьдә беренче пикет үткәргән. Көн бик салкын торуга карамастан, чарада 100дән артык кеше катнашкан.

“Шуннан соң татар егетләре белән дә элемтәгә чыктык. Алар да каршылык чарасы үткәрергә кирәк дигән фикергә килде. Шуннан соң милли-төбәк компонентын бетерүгә каршылык Татарстан белән Башкортстанда зур масштабта алып барылды. Бигрәк тә Башкортстанда бу хәрәкәт көчәеп китте”, дип белдерде Иван Шамаев.

Җирле түрәләр дөмбәсли

Якут милли хәрәкәте вәкиле Татарстан белән Башкортстанда мәгарифкә милли компонентны кире кайтаруның дәүләт дәрәҗәсендә алып барылуына соклана. Бу республикаларның Дәүләт шурасы депутатлары “Мәгариф турындагы” җирле канунны бөтенләй карап тормавына көнләшә. “Якут түрәләре безне кыйный”, ди ул.

Иван Шамаев читкә чыгып йөри алмый. Туган районына да рөхсәт сорап кына кайта. Сер түгел, мондый алым Татарстанда татар хәрәкәте вәкилләренә дә кулланыла.

“Якутия прокуроры депутатларны республиканың “Мәгариф турындагы” канунны каратырга мәҗбүр итте. Аның фикеренчә, федераль канунда милли-төбәк компоненты төшенчәсе булмагач, җирле канунда да ул кулланылырга тиеш түгел. Шуннан соң “Бердәм Русия” фиркасе депутатлары яңа канун өлгесе әзерләде. Анда инде төбәк компонентны бөтенләй юк. Без моңа каршылык белдердек, халыктан имзалар җыя башладык”, ди Шамаев.

Якут республикасы Дәүләт шурасында милли хәрәкәтне яклаучы Жирков дигән депутат бар икән. Шамаев белдерүенчә, Жирков шурада, милли хәрәкәт халык арасында бу өлкәдә эш алып бара.

Милли сыйныф укытучыларының акчасын кисәләр

Хәзер башлангыч сыйныфларда якут сыйныфына 25 бала җыелмаса, укытучыга хезмәт хакын 1,5-2 тапкыр азрак түлиләр икән. “Ийэ тыл” җыенында катнашучылар социаль гаделлек урнаштыруны сорап Якут шәһәре думасына мөрәҗәгать тә юллаган.
Әмма ана теле укытучылары да әллә ни зур көч түгел. Мәктәп директорлары вертикаль хакимияткә каршы килә алмый. Ә укытучылар үз чиратында җитәкчегә буйсына.

Шамаев мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә якут халкы саны 456 мең тирәсе. Шуларның 390 меңе генә туган телләрен яхшы белә. Ә якутларның 60 меңе туган телләрен начар белә яки якутча бөтенләй сөйләшә алмый. Әмма Хакас, Бурят республикаларында хәл тагын да начаррак икән. Шуңа күрә Шамаев аларны да уятып җибәрергә тели. “Ийэ тыл” кебек милли мәгарифне яклау юлына башка оешмалар федераль дәрәҗәгә күтәрелергә, якут якут, татар татар, рус рус булып калырга тиеш дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG