Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмовага карата прокурор үз сүзен әйтте


15 февральдә Чаллы мәхкәмәсендә Фәүзия Бәйрәмованың, аның җәмәгатъ яклаучыларының чыгышын тыңланды. Гадәттә мондый чыгышлар хөкем эше ахырына якынлашканда ясала. Прокурор Фәүзия Бәйрәмованы Русиянең дәүләт төзелешен җимерергә омтылуда гаепләп, 1,5 ел шартлы хөкем бирүне сорады.

Мәхкәмәдә катнашкан тыңлаучылар фикеренчә, җәмәгатъ яклаучысы Айдар Хәлимнең чыгышы бик көчле була. Ул империяне гаепләүдән башлап, татар халкы көрәшенең, аның милли лидеры булган Бәйрәмованың хаклы булуы хакында сөйли. Айдар Хәлим чыгышы күбрәк татар халкы хокукларын яклау белән бәйле була.

Җәмәгатъ яклаучылары Фаик Таҗиев, Тәлгать Әхмәдишин Русия кануннарына таянып, Милли Мәҗлес карарларын яклыйлар, аның канунга каршы килмәвен күрсәтәләр. Фәүзия Бәйрәмова, аның яклаучысы Әнәс Батаев тикшерү эшендә булган ялгышлар хакында әйттеләр.

Прокурор да үз сүзен әйтте. Ул Фәүзия Бәйрәмованы Русиянең дәүләт төзелешен җимерергә омтылуда гаепләде һәм 1,5 ел шартлы хөкем бирүне сорады. Бәйрәмова үз чиратында “дәүләт төзелешен җимерүчегә бары 1,5 ел бирүләренә “нык гаҗәпләнде”. Мәхкәмә эше 18 февральдә дәвам итәчәк, бу көнне гаепләнүче Бәйрәмовага соңгы сүз бирелүе дә ихтимал.
XS
SM
MD
LG