Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флүс Латыйфи вафат булды


Танылган татар язучысы Флүс Латыйфи 67 яше белән барганда, Казанда вафат булды. Сишәмбедә Казанда үзе яшәгән фатирында аның белән хушлашу булды. Чәршәмбе көнне Флүс Латыйфи үзе васыять иткәнчә Мөслимдә җирләнәчәк.

Флүс Латыйфи танылган язучы гына түгел, оста публицист, журналист та иде. Күпкырлы иҗади эшчәнлеге өчен 1993 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек булды.

Интернеттагы татар әдипләренә багышланган сәхифәдә аның хакында тулы мәгълүмат бирелә. 1968 елдан ул Татарстан радиосында: репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. 1985 елның сентябреннән Ф. Латыйфи «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеты редакциясенә күчә, тагын бер елдан «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли башлый.

1991 елда латин графикасында «Дөнья» дигән халыкара татар газетасы чыгарыла башлагач, ул Римзил Вәли, Сәимә Ибраһимова, Рим Гыйльфанов белән берлектә шушы газетта эшли. Ф. Латыйфи берникадәр вакыт республикада яңа чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» газетында, 1993 елда «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынбасары итеп тәгаенләнә.

1997 елда Ф. Латыйфи янәдән «Казан утлары» журналы редакциясенә әйләнеп кайта һәм шул вакыттан бирле журналның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Әдәби язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән Ф. Латыйфиның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган прозаик килүен раслаучы яңалык буларак кабул ителә.

Шул ук елда аның очерк һәм публицистик мәкаләләре тупланган «Вөҗданыңнан сора» дигән икенче җыентыгы да дөнья күрә. Әлеге җыентыктагы әсәрләре өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.

1990 елда язып тәмамланган һәм әүвәл «Казан утлары»нда дөнья күргән, 1993 елда исә илле мең данә тираж белән аерым китап булып басылып чыккан «Хыянәт» романы язучыга аеруча популярлык китерә, аны татар прозаикларының алдынгы сафына бастыра.

Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы унҗиде елындагы гаять четерекле вакыйгаларны, шул тарихи фонда ике яшь йөрәкнең мәхәббәт маҗараларын, күп югалту ачылары кичереп тә, аларның бер-берсенә тугрылык саклавын, батырлык, кыюлык күрсәтүләре аркасында, ниһаять, кавышу бәхетенә ирешүләрен тирән психологик-сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлаган бу роман урта мәктәп һәм махсус педагогия уку йортларының укыту программаларына кертелә һәм 2000 елны «Мәгариф» нәшриятында тарихчы галим Равил Фәхретдиневнең «Татар тарихының шанлы һәм фаҗигале чоры» дигән мәкаләсе белән бергә романның укучыларга икенче басмасы тәкъдим ителә.

Туксанынчы елларда әдипнең иҗади кызыксынулары төрле юнәлештә бара. 1993 елда ул, Румыниядә яшәүче Добруҗа татарларының халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итеп, анда аеруча киң таралыш алган «Чура Батыр» дастанын хәзерге уртак татар әдәби теленә күчерә һәм аны аерым китап итеп бастырып чыгара. Ф. Латыйфи тарафыннан язылган һәм моннан күп гасырлар элек Дунай ярлары буенда төпләнеп калган милләттәшләребезнең тарихына, аларның бүгенге яшәешенә кагылышлы мәгълүматларны үз эченә алган «Бер ананың уллары без» дигән мәкалә китапка кереш сүз булып керә.

Ф. Латыйфиның каләме фәнни фантастика жанрында да сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә: Казан университеты галиме Ринат Якуш белән иҗади хезмәттәшлектә язылган «Тамга», «Игезәкләр» һәм «Соңгы кисәтү» повестьлары татар әдәбиятындагы бу жанрга яңа бер сулыш өрделәр дияргә була. Әлеге повестьлар 1996 елда, татарча һәм русча текстлары бергә төпләнеп, «Тамга - След» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты.

Яңа гасыр бусагасында Ф. Латыйфи үзенең укучыларына янә ике күләмле әсәрен - «Ишелеп төшкән бәхет» белән «Бәйсез этләрне атарга» дигән романнарын бүләк итә. Гыйбрәтле кеше язмышлары аша совет чоры чынбарлыгын чагылдырган романнарның икесе дә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә әсәрләрнең матур, сыгылмалы тел белән язылуы, сурәтләнгән вакыйгаларның, сюжет коллизияләренең мавыктыргыч һәм тормышчан булуы әйтелә.

Ф. Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйле. Ул, татар яшьләренең «Сәләт» оешмасы белән якын элемтәдә торып, балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә 1995 елдан бирле балаларның җәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы», «Татар теле һәм әдәбияты» кебек әдәби-тарихи темаларга махсус дәресләр алып бара. «Сәләт» фонды, иҗади өметле балалар арасында тарату максаты белән, әдипнең туган тел, милләт, татар дәүләтчелек тарихы темаларына кагылышлы мәкаләләрен үз эченә алган «Уяну» исемле әдәби-публицистик китабын бастырып чыгарды.


Флүс Латыйфиның әдәби иҗаты турында фикер-бәяләмәләрдән


Нурихан Фәттах, Татарстанның халык язучысы:

"Телисеңме-теләмисеңме - тарихи жанр барлыкка килде. Моны танымыйча мөмкин түгел. Жанр буларак ул үсәргә тиеш. Флүс Латыйфи да, Батулла да, М. Хәбибуллин да өлеш кертә хәзер бу өлкәгә. Укучыны тарихи әсәрләрне укырга өйрәтергә, тамашачыны тарихи драмаларны карарга күнектерергә кирәк."

Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь:

"Флүс Латыйфи - урта буын язучылар исемлегеннән өлкән буынга күчеп баручы әдипләребезнең берсе» Аның «Хыянәт» романы Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән 15-20 елына арналган. Әсәр мәктәпләрдә өйрәнелә. Укучылар аның белән таныш инде.

Бу очракта эчтәлек сөйләп тору әһәмиятле түгел һәм урынсыз да. Хикмәт әсәрнең моңа кадәр «табу» саналган Казан чорына багышланган иң әтрафлы беренче роман булуында. Вакытында Нурихан Фәттахның Болгар ханлыгындагы бабаларыбызның ислам динен кабул итү чорына кагылган «Этил суы ака торур» романы да шундый «шартлау» тудырган иде. Казаныбызның мең еллыгын каршыларга җыенганда романның әһәмияте тагын да мәртәбәле."

Радик Фәизов, язучы:

"Флүс Латыйфи - халкыбызның үткән тарихын яхшы белгән, бүгенге хәлен тирәнтен аңлаган, киләчәге хакында ихластан кайгырткан язучыларыбызның берсе. Һәм аның иҗаты да нәкъ менә шушы кыйблага юнәлгән."

Җәүдәт Сөләйманов, галим, шагыйрь:

"Югары сыйфатлы әдәбиятка, бөтен дөнья халыклары туплаган рухка өлеш кертүчеләр дигәндә, татарлар өммәтеннән Флүс Латыйфи исеме минем күз алдыма беренчеләрдән булып килә. Сәләтле татар балаларын үстерүгә җаны-тәне белән кушылуы аша да, татар теле өчен, аның чисталыгы, аның чын-чынлап гамәлдә булуы, дәүләт теле, халыкара аралашу теле булуы өчен вөҗүденең һәр минутын багышлавы аша да, татар халкының - кайда гына яшәмәсен - бер халык, бер милләт булып укмашуы өчен акыл көчен, хис-рухын, саулыгын фида кылырга әзер булуы аша да якын миңа Флүс Латыйфи."

Фаяз Хуҗин, тарихчы:

"Флүс Латыйфи соңгы елларда укучыларыбызның яраткан язучысына әйләнеп китте. Казан өчен көрәшнең соңгы көннәрендә булып узган фаҗигале, йөрәк тетрәндергеч вакыйгаларны, бер яктан, сәнгатьчә югарылыкта, икенче яктан, объективлыкка бер бөртек хилафлык кылмыйча сурәтләп бирү - авторның олы уңышы. Казан шәһәре күренешләре?! Борынгы башкалабызны мин дә, коллегаларым да, соңгы елларда үткәрелгән археологик ачышларга таянып, нәкъ менә Флүс Латыйфича күз алдына китерәбез. Менә шулай була ул документальлек!

Әле күптән түгел генә « Хыянәт»не тагын бер кат укып чыктым һәм мине әсәрнең гаҗәеп бай, сокландыргыч матур теле, сәнгатьчә эшләнеше әсир итте. Беренче битләреннән үк автор укучыны мавыктыргыч һәм гыйбрәтле маҗаралар дөньясына алып кереп китә. Аерыла алмыйча укыйсың һәм шаккатасың: ничек итеп автор Сәет белән Гөлйөземнең мәхәббәт кыйссаларына бәйле вакыйгаларда, аларның гаилә язмышында халкыбызның ханлык чорына караган бөтен тарихын сыйдырып бетергән? Миңа калса, бары тик олы талант иясе генә шулай булдыра ала."
XS
SM
MD
LG