Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә төбәк парламентлары исемен берләштерү һәм вәкилләр санын чикләү карала


Русия Дәүләт Думасы төбәкләрнең канун чыгару шураларындагы вәкилләр санын билгеләүче канун өлгесен караганда төбәк парламентларының исемнәрен берләштерү һәм 2 пулатлы парламентларны бетерү турында тәкъдимне дә карарга мөмкин.

Дума рәисе Борис Грызлов канун өлгесенең чәршәмбе, 17 февральдә беренче укылышта каралачагын белдерде.

Аның әйтүенчә, канун өлгесен икенче укылышка әзерләгәндә депутатлар төбәк парламентларының исемнәрен берләштерү һәм 2 пулатлы системны бетерү турында тәкъдимнәр дә кертергә җыена.

Төбәк парламентларындагы әгъзалар санын төбәкләрдәге сайлаучылар санына карап чикләүче канун өлгесен Русия президенты

Дмитрий Медведев тәкъдим итте. Хупланган очракта яңа канун киләсе елның августыннан гамәлгә керәчәк. Татарстан белән

Башкортстандагы сайлаучылар санына караганда, 2 республикада да парламентта депутатлар саны иң азы 45, иң күбе 110 була ала.

Хәзер Татарстан Дәүләт Шурасында 100, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайда 120 депутат бар.
XS
SM
MD
LG