Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне хач ману көне дәүләт бәйрәменә әйләнә


Русия хөкүмәте президиумы илдә яңа бәйрәм көнен - Русияне хач ману, чукындыру көне булдыру турында канун өлгесен карый.

Бу көнне 28 июльдә, православ чиркәү Владимир кнәзне искә алган көндә бәйрәм итәргә телиләр. Киев кнәзе Владимир 988 елда үз җирләрендә православ динен кабул иткән иде.

Моның өчен “Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле көннәр” канунына шул турыда үзгәреш кертелергә тиеш.

Канун өлгесенә караганда, бу көнне бәйрәм итү чаралары дәүләт бюджетыннан финансланачак.
XS
SM
MD
LG