Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Татар халкының яңа милли күтәрелеше Татар иҗтимагый үзәген оештыручы Марат Мөлековның сәяси һәм оештыру эшчәнлеге белән бәйле. 80 ел элек, 1930 елның 7 февралендә туган бу шәхес татар халкының яңа тарих якты сәхифәсе булып калачак.

Римзил Вәли. Татарстанда, татар халкы тормышында соңгы дистә елларда барган зур үзгәрешләрнең башында Татар иҗтимагый үзәге дигән оешма торды. Бу оешманы 1988-89 елларда бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре, зыялылар төзеде. 1989 елның 17 февралендә аның беренче корылтаенда үзәкнең рәисе итеп Марат Мөлеков сайланды һәм ул озак еллар буе шушы оешманы җитәкләде. Милли хәрәкәт вәкилләре вафатыннан соң да аны онытмый. Хәтта милли хәрәкәтнең бер канаты аның исеме белән аталган.

Марат Мөлеков кем ул? Аның тууына 80 ел тулуны ничек искә алабыз? Тормышта аның нинди эзе калган һәм бүгенге милли хәрәкәттә Марат Мөлеков башлаган эш ничек дәвам иттә?

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә Марат Мөлековнең чордашлары, кардәшләре, иҗтимагый үзәкне бергә оештырган кешеләрдән билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм милләт турында китаплар авторы Рашат Сафин; математика фәннәре кандидаты, Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларының берсе, милли хәрәкәт әгъзасы булуына карамастан, хәтта дәүләт структурасында да мөһим бер тармакны җитәкләп алган Марс Шәмсетдинов һәм журналист Саша Долгов катнаша.

Рашат Сафин. Маратның шәхес буларак кем булуы һәм милли хәрәкәт оешуында аның әһәмияте турында әйтергә кирәк. Чөнки аның роле зур иде.

Рашат Сафин
Сез Марат Мөлеков беренче корылтайда сайланды дип әйттегез. Төзәтәсем килә, ул Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаена кадәр ук лидер булып сайланып куелган иде. Милли хәрәкәт оешканда башта аның инициатив төркеме оештырыла. Бу инициатив төркемнең җитәкчесе итеп беренче көннән ук Марат Мөлеков сайлана.

1988 елның октябрь аенда зыялылар конференциясе булды. Шунда Татар иҗтимагый үзәген оештыру комитеты һәм аның җитәкчесе итеп Марат Мөлеков сайланды.

Ул кеше буларак та, җитәкче буларак та бик күркәм шәхес. Төмән өлкәсендәге ерак авылда туып үскән, тормышны яхшы белә иде. Институтка кадәр комбайнчы булып эшләгән, эшнең нәрсә икәнен белгән. Халык белән аралашу мәсьәләсендә ул зур оста иде. Институтны бетергәннән соң, Марат Питрәч районы Шәле авылына укытучы итеп җибәрелә. Анда ул мәктәп директоры булып эшли. Бу Маратка милли хәрәкәт лидеры өчен әзерләнү дә булгандыр. Педагог буларак ул кешеләрне килештереп, төрле фикердәге кешеләрнең ризалыгын табып эшли белә иде.

Тагын әйтергә кирәк, Марат Мөлеков харизматик шәхес. Кечкенә генә гәүдәле, матур сөйләшә, күп кешеләр өчен үрнәк булырлык иде. Без аның белән бик әйбәт мөнәсәбәттә булдык. Мине аның вице-президенты итеп сайладылар.

Римзил Вәли. Дөресен әйткәндә, Татар иҗтимагый үзәгенә төрле, бер-берсенә сәлам бирми торган кешеләр килде. Ә Марат Мөлеков бүлмәсендә, ул алып барган җыелышларда шул кешеләр ничектер якынаеп китәләр иде. Шушы күренешне әле дә сагынам. Хәзер мондый хәлне минем бер милли оешмада да күргәнем юк. Әлбәттә, бу Марат абыйның хезмәте, каһарманлыгыдыр. Бәлки, чоры шундый булгандыр.

Рашат Сафин. Ул чордагы халык халәте дә икенче иде. Әлбәттә, эш шулай ук Маратның холыкында да, кешелеклегендә дә.
Римзил Вәли


Римзил Вәли. Марс, әйтегез әле, Марат Мөлеков белән ничек танышкан идегез?

Марс Шәмсетдинов.
Беренче утырышка университетка җыелган идек. Без шунда таныштык. Мин инициатив кешеләр арасында идем. Университет аудиториясендә без, 50-60 кеше, милләт проблемаларын чишәр өчен җыелдык. Мин халыкны начар белә идем, үзем татарча сөйләшмәдем. Анда рус телендә дә чыгыш ясарга рөхсәт бирелгән иде. Минем дә фикерләремне әйтәсе килгән иде, шуңа күрә рус телендә чыгыш ясадым. Татарстанда яшәмәгән кеше үзенең татар икәнен ныграк сизә. Ә сизәргә теләге булмаса, аңа сиздерәләр. Шуннан бирле милли эшләргә кушылып киттем.

Марат Мөлеков та Себер якларыннан. Аңа берничә мәртәбә син авылыңа кайт, мәктәптә директор булырсың дип аңлатканнар. Ә монда инде үз урыныңны бел дигәннәр.

Саша Долгов. Без Марат Мөлековны укып, сезнең кебек аксакаллардан ишетеп кенә беләбез. Минем газетларда Марат абый турында материаллар күргәнем юк. Ләкин, кайбер китапларда Марат Мөлеков обком кешесе, Татар иҗтимагый үзәген обком махсус милли хәрәкәтне бетерер өчен оештырды дигән фикерләр дә бар. Моңа ничек карыйсыз?

Рашат Сафин. Татар милли хәрәкәте язмышына бәйле Марат Мөлековның тагын бер ягын әйтергә кирәк. Халык күтәрелә башлагач, милли хәрәкәт сәяси көчкә әверелгәч, читтән кайта башладылар. Чечнядагы шикелле кылыч чыгарып, тимер юлларга ятарга, Татарстанның чикләрен ябарга дигән тәкъдимнәр дә булды. Аны гамәлгә куярга тырышучылар булды.

Римзил Вәли. Обкомны (коммунистлар партиясенең өлкә комитеты) һөҗүм итеп алырга да омтылышлар булды.

Рашат Сафин. Берничә ел үткәч аны ил буенча да, дөньяда политологлар да таныды. Чечня милли хәрәкәтен һәм безнең милли хәрәкәтне чагыштыра башладылар. Безнең Татар иҗтимагый үзәге цивилизация юлы белән китте дип әйтәләр иде. Бу татар халкының замана үзгәрешләренә әзерлеген күрсәтте. Хәзер бөтен дөньядан килеп безнең тәҗрибәне өйрәнәләр. Татар милли хәрәкәтнең шуш юл белән китүендә Марат Мөлековның роле зур булды.

Саша Долгов
Марат Мөлеков – халык тарафыннан танылган лидерыбыз. Төрле фикерләрне тыңлый белүе һәм шуларга таянып, күпләрне канәгатьләндерә алырлык карарга килеп, шуны реальләштерү юлына басуы читтән килгән лидерларга безнең милли хәрәкәт башына басарга урын калдырмады.

Римзил Вәли.
Рашат әфәнде, хөкүмәт ягыннан да бераз кысулар һәм депутатлыктан төшереп калдыруы, аерым шәхесләр тарафыннан һөҗүмнәр дә булды. Андый хәлләрне ничек аңлатасыз? Милли хәрәкәтне башлаган кешегә аны читләштерү өчен татарларның кул салуы ничек булды соң?

Рашат Сафин. Бу әйберләр аны шатландырмагандыр. Милли хәрәкәт икегә бүленгәч без Марат белән очраштык. Мин аңа әйдә, берләштерәбез, моны син генә эшли аласың дип тәкъдим иттем. Ул килеште, без бу эшне оештыра башлаган идек. Язмыштыр, китеп барды.

Римзил Вәли. Хәзер милли хәрәкәтнең башын белмәгән буын үсеп чыкты. Бер төрле булганны икенче төрле аңлату китте. Ничек итеп Марат Мөлековны өченче корылтайдан соң читләштерү, аның рәнҗүе дип искә алуны хәзерге яшьләр белми. Милли хәрәкәт, иҗтимагый үзәк турында төпле генә китап та юк, музей да юк.

Марс Шәмсетдинов. Төп тарихка килгәндә, мин беренче көннән үзәктә булган кеше. Без качып утырышларга җыелдык. Һәрвакыт үзебезнең арабызда “серле” оешмалардан йөри торган кешеләрне күрдек. Алар әллә ни качмадылар да, безнең арабызда йөреп милләтче булып киттеләр. Һәрбер җыелышка җыелганда өйгә кайтып җитә алырбызмы, юкмы дигән фикер белән йөрдек.

Саша Долгов. Сезнең белән милләтче булып йөрүчеләр кемнәр?
Марс Шәмсетдинов


Марс Шәмсетдинов. Башлаучылар арасында Марат Мөлеков, Фәрит Солтанов, Җәүдәт Сөләйманов, Дамир Исхаков, Марс Шәмсетдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Бәдретдинов, Сәлим Дәүләтшинны әйтергә була. Бер-ике айдан соң Рафаэль Хәкимов килде. Аның килүе файдалы булды. Беренче корылтай үткәргәндә безнең арада Римзил Вәлиев, Тәлгат Бариев, аннары Рәшит Ягъфаров һәм башка билгеле кешеләр бар иде.

Римзил Вәли. Марат Мөлеков – Себер татары, Казанга килеп галим, укытучы булган һәм халыкны күтәрә алган кеше буларак хәтеребездә калган. Аның истәлеген мәңгеләштерергә кирәк. Нинди конкрет эшләр эшләргә була икән?

Марс Шәмсетдинов. Мин үзем гуманитар галим түгел, фикерләр әйтә алмыйм. Хөкүмәттә торган хуҗалар милли эшләрне аска төшереп, Мәскәү белән якынлашып йөреп, мөстәкыйльлекне югалта башлады.

Римзил Вәли. Марат Мөлековны искә алу 2010 елда тагы булыр әле. Фәнни конференцияләр, газет, мәкаләләре тансык, урынлы булыр иде. Сабак аласы әйберләр күп. Ә бүгенге әңгәмәдә катнашкан Рашат Сафин, Марс Шәмсетдинов һәм Марат Мөлеков белән бергә ХХ гасыр ахырында милли хәрәкәтне башлап җибәргән башка шәхесләр онытылмас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG