Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган фәкыйрьлеккә көн бетә


2009 елда Татарстанның 964 ширкәте банкрот дип игълан ителгән. Республика җитәкчелеге кайбер ширкәтләр җаваплыктан качу, әҗәтләрен кайтармау максатыннан, махсус банкротлыкка чыгарыла ди.

Рөстәм Миңнеханов 2010 ел Татарстан икътисады өчен бик авыр ел булачак ди. Чөнки федераль үзәк казнасы да төпсез түгел, алган бурычларны да кайтарасы бар, эшсезләр саны да арта, өстәвенә эшмәкәрләр үзләре дә, хосусый ширкәтләрне банкротлыкка чыгарып, икътисадны какшата. Миңнеханов бу тармакны сазлык дип атый. Аның фикеренчә, биредә тәртип урнаштырырга кирәк.

Шуңа республикада тиздән ширкәтләрнең финанс халәтен күзәтеп баручы һәм аларның банкротлыкка чыгуларын фаразлаучы электрон хезмәт булдырмакчылар. Яңа кертеләсе тәртип нигезендә ширкәтләр эшләү тармагы, җирлеге уңаеннан бүленәчәк. Ширкәтнең керем һәм чыгымнары, хезмәт хакы һәм салым буенча әҗәтләре күзәтеләчәк. Бу күрсәткечләр тиешле дәрәҗәдә булмаса электрон система ширкәтне банкрот дип табачак.

Рөстәм Миңнеханов әлеге яңалыкны 2010 елда ук гамәлгә ашырырга кирәк ди.

“Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов сүзләренчә, республикада меңгә якын ширкәт яхшы тормыштан үзләрен банкрот дип, игълан итмәгән.

“Бу ширкәтләрнең күбесе очын-очка ялгап 2009 елга кадәр җиткәннәр икән, димәк дөрестән дә авырлыклар кичерәләр. Югыйсә, ике-өч көнлек кенә ширкәт булсалар, кризис башлангач ук ябылып бетәрләр иде. Әмма үзләрен банкрот дип игълан итүчеләр арасында кризистан файдаланып калырга теләүчеләр дә юк түгел. Кризис шау-шуы эчендә кайбер эшмәкәрләр, үзләренең “кыек” эшләрен җайга салмакчы булалар”, ди Афинагентов.

Хөкүмәт тәкъдим иткән күзәтү хезмәтенә исә, белгеч уңай карый. Аның сүзләренчә мондый тикшерүләрне күптән үткәрергә вакыт.

“Әлбәттә бу күренеш белән көрәшергә кирәк. Үзен банкрот дип игълан иткән һәр ширкәт тикшерелергә тиеш. Бүген барлык түләүләр диярлек электрон рәвештә үткәрелә. Аларны күзәтү авыр булмаячак. Әгәр ширкәт эшчәнлегендә аны банкротлыкка китерүче гамәлләр юк икән, димәк аның үз-үзен ябарга хакы юк. Әгәр ширкәт, көндәшлек артуны, үз товарына ихтыяҗның бетүне сизеп, үзен банкрот дип игълан итәргә уйлый икән, ул очракта, икътисадка өстәмә йөк булып торганчы аны юк итү яхшырак”, ди Александр Афинагентов.

Татарстаннар байлар исемлегендә

Татарстанның яңа билгеләнгән президенты Рөстәм Миңнеханов республика соңгы елда Мәскәүдән әҗәткә алынган акчалардан гына көн күрә дисә дә, республика әле үзенең байлары белән мактана ала. 6 кеше хәтта Русиянең 500 иң бай кешеләре исемлегенә дә кергән.

Депутат һәм агромагнат Айрат Хәйруллин, “Эдельвейс” сәүдә челтәре башлыгы Илшат Хәйруллин исемлектә 210, 211 урыннарда тора. Аларның һәрберсе 11 миллиард байлык туплаган. Шулай ук байлар арасында “ТАИФ” җитәкчеләре Рөстәм Сультеев, Радик Шәймиев, Альберт Шиһабетдинов һәм “Камаз” башлыгы Сергей Когогин да кергән.

Татарстаннар әлеге исемлеккә керсәләр дә, былтыргы урыннарыннан күпкә аска тәгәрәгәннәр.

"Русиядә эшмәкәрлекнең киләчәге юк"

Аның каравы, берәүләр байлыклары белән мактана алганда, икенчеләр киресенчә кризистан зыян күрә. Мәсәлән, Татарстанның эре эшмәкәре Александр Сергеев. Аның “Александр ЛТД” сәүдә челтәре банкрот дип игълан ителде. Күп акчалар түгеп, депутат булырга тырышкан, беренчеләрдән булып Татарстан икътисадын төзүдә катнашкан дәрәҗәле эшмәкәр Сергеев исә, “Русиядә эшмәкәрлекнең киләчәге юк”, ди. Аның фикеренчә илдә бары тик дәүләт һәм гаилә бизнесы гына калачак. Калганнар исә, завод-фабрикаларда станок артына басарга мәҗбүр була. “Кризис, хакимияткә кешеләрне янә эшче хезмәтенә кайтарырга менә дигән юл ача”, ди Сергеев.
XS
SM
MD
LG