Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:40

“Татарстан” һава ширкәте быел очышлар санын һәм очыш юнәлешләрен арттырырга җыена. Ширкәтнең яңа баш мөдире Валерий Портнов әйтүенчә, бу үзгәрешләр ширкәтнең юлчылары санын елына 690 меңгә, керемнәрен исә 3,5 миллиард сумга җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

Татарстан һава юлларының Хуҗандка, Тел-Авивка, Дүшәнбегә өстәмә рейс очышлары булачак, Прага, Пермь, Анапага рейс очышлары булдырылачак, Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Греция, Испания һәм Болгарстанга чартер очышлары арттырылачак.

Портновның “Бизнес Online” газетына белдерүенчә, 2010 елга исәпләнгән бу план әлегә расланмаган, хәзергә аны раслауга әзерлек эшләре бара, кайбер үзгәрешләр кертелергә дә мөмкин.

“Татарстан” һава ширкәтендә хәзер биш Боинг-737 очкычы бар. Ширкәт өстәмә очкычлар сатып алырга теләсә дә, моңа таможня түләүләренең зур булуы комачаулый.

Портнов һава ширкәтенә очышларны арттыру өчен зарур булган яңа очкычлар сатып алуны таможня түләүләренең зур булуы тоткарлап килә диде.

2009 елда ширкәтнең Боингларны хезмәтләндерү чыгымнарының чирегеннән артыгын таможня түләүләре тәшкил иткән.

Күптән түгел Казанда Русия хөкүмәте вәкилләре дә катнашкан киңәшмәдә Портнов чит ил очкычларына таможня түләүләрен һәм салымнарны кичектерү яки акырынлап түләү мөмкинлеге бирүче канун әзерләүне тизләтергә чакырды. Ул шулай ук Русия хөкүмәтеннән мондый таможня түләүләрен киметүне дә сорады.

“Татарстан” һава ширкәтенә “Казан” һава аланы аша үткән юлчыларның 40 проценттан артыгы, “Бигеш” һава аланыннан үткән юлчыларның яртысыннан артыгы туры килә. 2009 елда әлеге ширкәт хезмәтен 577 меңнән артык юлчы файдаланган, 822 тонна йөк һәм почта ташылган. Татарстандагы юлчылык очышларының 80 процентыннан артыгын “Татарстан” һава ширкәте башкарган.

XS
SM
MD
LG