Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:01

Халык каршылыгына карамастан, Кремль нефть-газга бай Ханты-Манси автоном округында үз теләгән кешесен куюга иреште. Медведев тәкъдим иткән намзәтне өлкә думасы бертавыштан хуплады. Cоциологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә Русиялеләр губернаторларны турыдан-туры сайлауга кайту яклы.

Русия президентының Урал федераль бүлгесендәге вәкиле Николай Винниченко Наталья Комарова намзәтен тәкъдим иткәндә аны “Бердәм Русия” фиркасеннән Русия Дәүләт Думасы депутаты булуын әйтте. Ханты-Манси автоном округы белән бәйлелеге булмаса да газ-нефтькә бай төбәккә “яңа сулыш” алып килерлек кеше дип таныштырды.

Ханты-Манси өлкә думасы депутатлары Комарованы бертавыштан хуплады. Һәм ул 1 марттан үз эшенә керешәчәк.

Әмма әлеге билгеләү җирле халыкның бер өлешендә канәгатьсезлек тудырды. Гамәлдәге губернатор Александр Филиппенконы яклап берничә каршылык чарасы да үтте.

Белгечләр сүзләренчә, Кремль төбәкләргә үз кешеләрен кую өчен әле дә шактый көчле булып кала. Әмма икътисадның начарлануы инде хәлнең үзгәрүенә китерә кебек.

Узган атнада Кремль төбәкне алга җибәрү өчен күпне эшләгән губернатор Филиппенко урынына Комарованы тәкъдим иткәч, халык протест белдерде. Шактый танылган “Югра хәбәрләре” хөкүмәт газетасы баш мөхәррире Сергей Козлов Филиппенконы яклап Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Калининградтагы каршылык чарасы
Ханты-Мансидагы каршылыклар нәкъ ай башында Калиниградта салымнар артуга һәм губернатор Григорий Боосны эшеннән җибәрүне таләп итеп уздырылган 10 мең кеше катнашлыгындагы протест чарасыннан соң үтте.

Бу ике очракны чагыштыру бик үзенчәлекле. Чөнки Калининградта Мәскәү куйган эшкә сәләтсез губернаторны җибәрүне таләп итсәләр, Ханты-Мансида киресенчә, Кремль алмаштырырга теләгән абруйлы губернаторны яклап чыктылар.

Ике очракта да халыкның Мәскәүгә карата ачуы каты иде. Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров сүзләренчә, икътисад үскән вакытта халыкны бу бик кызыксындырмады. Әмма тормыш авырлаша барган саен алар Мәскәү тарафыннан куелган губернаторга күбрәк каршы чыга.

Левада үзәге уздырган соңгы сораштырулар да халыкның 54% кире губернаторларны сайлау тәртибенә кайту яклы булуын күрсәткән. Үзәкнең социаль-мәдәни тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Алексей Левинсон сүзләренчә, яшьләр һәм югары белемлеләр арасында андый теләк белдерүчеләр аеруча да күп.

“Гади Русияле өчен үз губернаторы хакимияттә иң югары урыннарның берсен алып торучы булып санала. Ул аңа Мәскәүдәге федераль җитәкчеләргә караганда да якынрак. Һәм һәр кеше үз губернаторын үзе сайлап куярга тели”, ди ул.

Соңгы атнада губернаторларны сайлау тәртибенә кайту мәсьәләсе аеруча да еш күтәрелә башлады. Мисал өчен бу якшәмбедә Самарда хакимият вәкилләренә каршы чарада хезмәт коллективлары һәм бәйсез профсоюзлар эшсезлек артуы һәм эшчеләрнең хәле начарлануыннан зарланып, Самар өлкәсе губернаторы Владимир Артяковны эшеннән алуны һәм төбәк башлыкларын сайлау тәртибен кайтаруны таләп итте.

Белгечләр фикеренчә, элек төбәктә хәлләр начар барганда аның өчен губернатор җавап бирә иде, ә хәзер бу йөк Кремльгә төшә.

Петров сүзләренчә, губернаторларны сайлауга кире кайту бу вакыт мәсьәләсе генә.

“Кремль моны тизрәк аңлаган саен яхшырак булачак. 5 ел элек әлеге системага күчкәндә алар җаваплылык үзләренә күчәчәген аңлап җиткермәгәннәрдер. Хәзер төбәктә берәр күңелсез хәл була калса беренче чиратта президент һәм премьер-министрга җавап бирергә туры килә”, ди ул.

Шул ук вакытта Русия президенты Дмитрий Медведев яңа губернаторларны билгеләү эшен дәвам итә. Ул аеруча да яшьрәкләргә өстенлек бирә.

Мисал өчен узган елның мартында Орлов һәм Мурмански өлкәсе губернаторлары, ноябрьдә Свердлау өлкәсе губернаторы алмаштырылды. Мартта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үз вазыйфасыннан китәчәк.

XS
SM
MD
LG