Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватанпәрварлык ярлылар өченме?


Фәрһад Мәхмүтов
Фәрһад Мәхмүтов

Февраль аенда гаскәриләр көне алдыннан Самарда һәр елны ватанпәрварлык темасын яңартып торалар. Яшьләр арасында, мәктәп укучылары белән төрле-төрле очрашулар уздырыла. Фән кешеләре, дин әһелләре аудиторияләрдә дәүләтчелек һәм ватанпәрварлык турында сөйләшүләр алып бара.

Соңгы елларда җәмгыятьнең асылын православ рухы тәшкил итә башлагач, мөнбәрләрдә атакайлар үзләрен хуҗаларча тота хәзер. Яшьләр янына атакайларны чакырулары белән мактанулар да ешрак ишетелә башлады.

Шундый ватанпәрварлык турындагы сөйләшүләрнең берсендә катнашкан милли хәрәкәт әгъзасы Фәрһад Мәхмүтов белән әңгәмә кордык.

Тольяттидан килгән атакай Николай Агафонов поплар авызыннан сирәк яңгырый торган сүзләр әйтте. Башка диндәгеләрнең эчке рухи дөньясына тыкшынмаска чакырды. Ул яшьлегендә татарлар белән тыгыз элемтәдә яшәвен уңай яктан гына тасвирлады. Шуның өстенә ул әле язучы да икән. Балаларны тәрбияләгәндә әдәбиятның никадәр зур роль уйнаганына басым ясады.

Шул ук вакытта чиркәү әһелләренең “Православная Волга” хәрәкәте белән мактанулары да минем тарафтан канәгатьсезлек тапты. Ничек инде Идел дини була алсын. Идел буенда гомер-гомергә төрле мәдәниятлар укмашып яшәгәннәр.

Ә менә чыгыш ясаучылар арасында синдә ниндидер ризасызлык уятучылар булдымы?

Мәктәпләрдән килгән укытучылар барчасы да диярлек тәрбия чарасына атакайларны чакырулары белән мактандылар. Ә бит анда безнең балалар да укый. Бу да нәзберек православ рухын сеңдерү. Каршылыклы сорауларны тизрәк туктатырга тырыштылар.

Самар чуен юлы университетыннан килгән ханым уку йортының үзенең чиркәве булуы белән мактанды. Ә бит анда мөселманнар да күпләп укый.

Милләтләрне яхшы яктан искә алучы булдымы соң?

Булды. Күп телле шәхесләрнең мәдәни-рухи байлыгы күпкә өстен дигән фикер яңгырады.
Шул ук вакытта катнаш никахтан туган балалар кайсы мәдәният тамырында үсәргә тиеш дигән соравым да җавапсыз калды.

Үзең чыгыш ясаганда башкалар әйтмәгән фикерне әйттеңме?

Ватанпәрварлыкны ватанга хезмәт итүдән башка күз алдына китереп булмый. Бүген гаскәр хезмәтендә эшче баласы гына. Түрәләрнең, малтабарларның малайлары солдат итеген кими.

Моңа нинди булса да каршылык ишеттеңме?

Бер полковник реплика ыргытты. Безнең саклану министры да итек кимәгән кеше дип.

Каршылык булган җирдә ватанпәрварлык тиешле дәрәҗәдә була алмый. Мәктәпләрдә православ рухын сеңдерү, беренче сыйныфта татар авылында әлифба укытмау, татар теле дәресләрен чамадан тыш кыскарту – болар барчасы да патриотизм төшенчәсе файдасына түгел. Үз телен, үз әдәбиятын белмәгән, үз туган җиренең тарихын белмәгән, үз халкының гореф-гадәтләрен үзләштермәгән кешедә ватанпәрварлык зәгыйфь.
XS
SM
MD
LG