Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:54

Русия Иранга һава һөҗүменнән саклану системы сатуны тагын кичектерә


Русиянең Хәрби һәм техник хезмәттәшлек федераль хезмәте башлык урынбасары Александр Фомин Иранга һава һөҗүменнән саклану системы сату техник кыенлыклар сәбәпле кичектерелде дип белдерде.

Фомин Интерфакс хәбәр агентлыгына бу кораллар әлеге кыенлыклар чишелгәннән соң тапшырылачак диде.

Йөк машинасына урнаштырылучы С-300 ракетлары дошман очкычларын яки ракетларын 150 чакрым ераклыктан ук бәреп төшерә ала.

Русия белән Иран бу системны сату турында 2007 елда ук килешкән иде.

Чираттагы кичегү Иранның атом програмы мәсьәләсендә халыкара җәмәгатьчелек белән каршылыгы арткан чакка туры килә.

XS
SM
MD
LG