Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә Русия хәрби ныгытмасын төзү килешүе имзаланды


Русия белән Абхазия Абхазиядә Русиянең хәрби ныгытмасын төзү турында килешү имзалады.

Бүген Мәскәүдә үткән сөйләшүләрдән соң Русия белән Абхазия саклану министрлары арасындагы килешү имзалау тантанасында аларның президентлары Дмитрий Медведев белән Сергей Багапш та булды.

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазиянең сепаратист рәсмиләре ул ныгытмада Русиянең инде Абхазиядә торучы 3 меңләп хәрбие урнашачак диде.

Былтыр Русия белән Грузия арасындагы сугыштан соң Мәскәү Абхазияне һәм шулай ук Грузиядән бәйсезлек игълан иткән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт буларак таныды.
XS
SM
MD
LG