Accessibility links

Ижауда Муса Җәлилне искә алдылар


Удмуртия башкаласы Ижауда Жданов исемен йөрткән китапханәгә сиксәненче еллар азагында татар шагыйре Муса Җәлил исемен бирделәр. Агымдагы елның беренче зур әдәби кичәсе Муса Җәлилнең туган көненә багышланды.

Татар китапханәсе булып исәпләнгән Пушкин исемендәге китапханә бирегә килеп кушылгач, татар китаплары, газет-журналлары саны тагын да артты. Мисал өчен, быел гына 20 данә матбугат басмасын яздырып алалар, аларның 13 татар телендә икән.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларны китаплар, газет-журналлар белән тәэмин итү белән генә чикләнми.

Китапханәдә ай саен диярлек төрле әдәби кичәләр, җирле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештырыла. Агымдагы елның беренче зур әдәби кичәсе татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланды. Кичәдә язучылар, шагыйрьләр, балалар бакчаларыннан малайлар-кызлар, мәктәпләрнең татар сыйныфы укучылары, татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, китап укучылар катнашты.

“Ел саен шушындый кичәгә кешеләр күбрәк җыела, быел хәтта аларны утыртырга урындыклар да җитмәде”, дип уртаклашты китапханәче Диләрә Хәлиуллина.

Кичәне китапханәчеләр Рәмзия Гыйззатуллина һәм Диләрә Хәлиуллина татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Алар җыелган халыкка шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы хакында тәфсилле мәгълүмат бирделәр, матбугатта соңгы елларда басылган язмаларны искә алдылар.

Муса Җәлил иҗаты белән малайлар-кызларны балалар бакчасында ук таныштыра башлыйлар. Бу хакта Ижау шәһәренең 107 балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсирә Йосыпова сөйләде. “Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен нәниләр бик яратып өйрәнәләр. Үткән елда ятлаган шигырьләрне дә онытмаганнар, тагын яңаларын да бик теләп өйрәнделәр”, диде Ләйсирә Йосыпова.


Китапханәгә балалар белән дә бик еш киләләр икән. Шуңа да 5-6 яшендә генә булсалар да аларга Габдулла тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исеме таныш.

Кичәдә шәһәрнең 19, 37, 116, 107 балалар бакчаларыннан нәниләр матур итеп ике – рус һәм татар телләрендә Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар.

Алтынчы сәнгать мәктәбеннән баянда уйнарга өйрәнүчеләр татар көйләрен башкарды. Шулай ук татар сыйныфлары булган мәктәпләрдән балалар Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Әлеге кичәдә Ижау шәһәрендә милләттәшләребез күбрәк яшәгән татар бистәсендә Муса Җәлил исемен йөрткән урам булуы хакында, ул урамда яшәүчеләр арасында алып барылган эшләр турында да сөйләделәр. Муса Җәлил урам комитеты җитәкчесе Нурсинә апа Минаҗева батыр шагыйрьгә багышлап уздырылган чаралары хакында җиткерде. Җәйләрен чәчәкләр утыртып, шәһәр күләмендә оештырылган “Чәчәкләр”, “Иң матур урам” бәйгеләрендә катнашып, җиңеп тә чыкканнар икән. Урамда гаиләләр һәм балалар белән дә күп чаралар оештыра Нурсинә апа.

Җыелган халык алдында Бөек Ватан сугышы ветераны, өч китап авторы Шиһабетдин Садыйков чыгыш ясады. Ул сугыш елларында күргән михнәтләре хакында сөйләде, яшьләргә тыныч илдә яшәргә теләде.

Шушындый әдәби кичәләр укучылар өчен бик кирәк, бергә элемтәдә булыйк, дип рәхмәт сүзләрен җиткерде оештыручыларга 107 балалар бакчасы мөдире Бриллиант Габдрахманова.
XS
SM
MD
LG