Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә быел Татарстан вәкиллеге ачылачак


Бу мәсьәлә өлкә губернаторы белән Чиләбе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова очрашуы вакытында тикшерелгән. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе итеп яңа кеше сайлангач эшләр җайлана башлаган. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары Сания Шевченко сөйләде:


- Вәкиллекнең кайчан эшли башлаячагы әле төгәл мәгълүм түгелме?


- Ул һичшиксез 2010 елны ачылачак диделәр инде. Бүгенге көндә әле әзер түгелбез, чөнки бинабыз да юк. Әмма беренче адым ясалды: сөйләшүләр узды.

- Сөйләшүдә сүз ни хакта барды? Вәкиллек беренче чиратта ике төбәк арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне арттыруны күздә тотамы?

- Әле ул хакта төгәл әйтелмәгән. Чөнки гомуми сөйләшү генә булган. Төгәл ачылачагы гына мәгълүм. Әлбәттә, сәүдә дә, икътисад та, мәгариф, мәдәният тә кирәк. Чөнки Чиләбе бик зур өлкә, татарлар күп яши. Шуңа вәкиллекнең булуы бик мөһим.

- “Звезда” дигән телевизион каналда татарча тапшыру да башланачак икән...

- Әйе, башлыйбыз. 20 минутлык булачак. Татар телендә түгел-түгелен, урысча. 6 мартта беренче тапшыру чыгарга тиеш. Инде планга кертелгән. Беренчесе шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган, анда шулай ук яңалыклар да булачак. Гомумән, журнал рәвешендә чыгачак: тарих битләре дә, телебез, яшьләр турында да сөйлиячәкбез. Әмма барысы да урысча, әлбәттә.

- Ә ни өчен урысча гына? Киләчәктә татар телендә дә булдыру каралмыймы?

- Халык та шулай сорый дип әйтәләр инде... Әлбәттә, киләчәктә татар телендә газет чыгарырга уйлыйбыз. Әмма барысын да алай тиз генә эшләп булмый. Әле яңа җитәкче белән ике ай гына эшлибез. Акча мәсьәләсе туа бит. Болай да барысы да аның шәхси кесәсеннән чыга.

- Бу яңа тапшыруны да ул үзе финанслыймы?

- Әйе, аның акчасына чыга, хөкүмәтнекенә түгел.

- Тапшыру аена бер тапкыр булачакмы?

- Юк, ике атнага бер. Аннары “Губерния” газетасында кушымта чыгачак. Аны да март аена планлаштырдык.

- Ул ни турыда булачак?

- Үзебезнең Чиләбе татарлары турында. Әлбәттә, татарча да чыгарырга уйлыйбыз.

- Әле кайчан булачагы төгәл билгеле түгелме?

- Юк түгел. Безгә газетада урын бирелгәндә инде аны ничек тә кулланып калырга тырышабыз. Нинди телдә булса да татарлар турында язачакбыз. Әле интернет сәхифә дә булдырырга исәп тотабыз. Эш җанланды хәзер, Аллага шөкер.

- Эш җанлану нәрсә белән бәйле?

- Яңа җитәкче килде. Лена Колесникова ул - эшмәкәр. Бар нәрсә дә икътисадка килеп терәлә бит. Бездә дә шул ук хәл.
XS
SM
MD
LG