Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:19

Былтыр дөньяда үз вазифаларын башкарганда 71 журналист һәлак булган. Шуларның өчесе Русиядә. Бу турыда журналистлар хокукларын яклаучы Committee to Protect Journalists оешмасының еллык хисабында әйтелә.

Нью-Йоркта теркәлгән бу оешма үз хисабын Берләшкән милләтләр баш фатирында тәкъдим итте һәм БМО генераль-секретаре Пан Ги Муннан дөньяда сүз иреген яклауны сорады.

Хисапка караганда, 2009 ел әлеге хисаплар әзерләнә башлаганнан бирле иң күп журналист үтерелгән һәм төрмәләргә ябылган ел булган.
Документның Русиягә караган өлешендә, президент Дмитрий Медведевның журналистларны яклауның һәм аларны үтерүчеләрне җавапка тартуның бик мөһим булуы турындагы сүзләренә карамастан, гамәлдә вәзгыятьнең үзгәрмәве әйтелә.

2009 елда Русиядә 3 журналистның үз вазифаларына бәйле рәвештә үтерелүе теркәлгән. Шуларның 2-се “Новая Газета” хәбәрчесе. Алар – гыйнвар аенда Мәскәү урамында адвокат Станислав Маркелов белән бергә үтерелгән Анастасия Бабурова һәм июль аенда Чечнядә үз өеннән алып китеп үтерелгән Наталья Эстемирова.

Ә узган 10 елда әлеге басманың үтерелгән журналистлары саны инде 5-кә җитте.

Новая Газетаның баш мөхәррире Дмитрий Муратов дәүләт безне яклый алмый дип газет хезмәткәрләренә корал йөртү хокукы бирүне сораса да, эчке эшләр министрлыгы бу мөрәҗәгатьне кире каккан.

Август аенда исә Дагыстанның Хакыйкать газетында федераль һәм җирле рәсмиләрне экстермизмга каршы көрәш битлеге киеп дини һәм сәяси эзәрлекләүләр алып баруда гаепләүче мәкалә язган Абдулмалик Ахмедилов башкала Махачкалада үз машинасында атып үтерелгән хәлдә табылган.

Русия журналистлар үлеме белән дөньяда дүртенче урында тора.

Болардан тыш былтыр үтерелгән тагын 2 журналистның үлеме аларның һөнәри эшчәнлегенә бәйле булу-булмавы тикшерелә.

Былтыр Русиянең төрле шәһәрләрендә хөкүмәттәге коррупция, рәсмиләрнең кырын эшләре кебек куркыныч темаларны яктырткан 5 журналист кыйналган, 11 журналистка яки аларның гаиләләренә янаулар булган.

Сүз иреген иң нык кыcучы илләрнең берсе буларак шулай ук Иран да каты тәнкыйтьләнә.

Иранда былтыргы бәхәсле президент сайлаудан соң бу эзәрлекләүләр аеруча көчәеп киткән. Committee to Protect Journalists хисабына караганда, 2009 елда илдә барлыгы 90-нан артык журналист кулга алынган, аларның кимендә 47-се әле дә зинданда кала.

Оешманың мөдир урынбасары Роберт Маһоней әйтүенчә, Иран хакимиятләре Интернеттагы Facebook һәм Twitter кебек социаль челтәрләрдә язучы журналистларның эшчәнлеген, кемнәр белән аралашуын, ниләр язуын Интернетка кереп күзәтеп бара һәм аларга гаепләүләр белдерә.

Newsweek хәбәрчесе, Иранда былтыргы протест чаралары вакытында тоткарланып 4 ай зинданда утырып чыккан Мазиар Баһари Иран хакимиятләре, бигрәк тә Инкыйлап сакчылары шурасы, әлегә ул турыда канун булмаса да, Ираннан читтәге фарсы киңкүләм мәгълумат чаралары өчен эшләүче барлык журналитсларны җинаятьче дип саный, аларны чит ил өчен күзләүдә гаепләп хөкем итәргә тели ди.

XS
SM
MD
LG