Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Рәхимов улы мәхкәмәгә чакырылган


Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенә чакырылган. Ул Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эше буенча шаһит итеп чакырылган.

Игорь Изместьев нефть тармагы түрәләрен үтертүдә һәм иминлек хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнә. Изместьев белән тагын 12 кеше хөкем ителә. Алар ялланып кеше үтерү белән шөгыльләнгән Кингисеп төркеме әгъзалары. Урал Рәхимовка мәхкәмәгә чакырып телефонограмма җибәрелгән.

Рәсми булмаган чыганаклар Урал Рәхимов әлеге вакытта Австриядә дәвалана дип ирештерә.

XS
SM
MD
LG