Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

Google: Транссебер юлыннан сәяхәт




Русиянең мәшһүр Транссебер юлы аша үтү өчен бер атна вакыт кирәк. Бу юлны үтәргә хыялланган, әмма сәфәргә вакыт таба алмаган кешеләр өчен Google ширкәте виртуаль сәфәр мөмкинлеген тәкъдим итте.

Кулланучылар санак артында утырган килеш Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр сәяхәт итә ала. Сәхифәдә дөньяның иң озын тимер юлында төшерелгән күренешләр күрсәтелә, барлыгы 150 сәгать видео.

Google ширкәтенең Русиядәге маркетинг мөдире Константин Кузьмин сүзләренчә, бу яңа проект кулланучыларга дөньяның аз танылган өлеше белән танышырга мөмкинлек бирә:

“Чит ил кешеләре Русия буйлап сәяхәт итәргә тели. Ләкин бу проект нигездә русиялеләр өчен. Хәзер алар җиңел генә чит илләргә бара ала, ләкин үз илендә нинди матур урыннар булганын белми дә.”

Транссебер юлының озынлыгы 9 мең чакрым. Юлчылар 7 вакыт зонасы, 12 төбәк, 80нән артык авыл-шәһәрләр аша үтә. Тәрәзә артында Идел елгасы, Байкал күле, Баргуза таулары кала. Транссебер юлы Казан һәм Уфа шәһәрәләренә керми, бераз төньяктанрак уза.

Тәгәрмәч тавышы гына түгел, күңел ачып алырга теләүчеләргә урыс радиосы, урыс көйләре, хәтта әдәби әсәрләр тыңлап бару мөмкинлеге бар. “Юл өстендә” очраган кызыклы урыннар турында фото, видео, өстәмә мәгълүмат тәкъдим ителә.

Юлчылар терәннән төшеп, теге я бу шәһәргә “чыгып-керә” ала. Шәһәрнең мәшһүр урыннары белән аларны радио модераторы Елена Абитаева таныштыра. Бу видеода ул Улан-Удэ шәһәрендә:



Виртуаль сәяхәт сәхифәсендә Google интерактив харитасы урнаштырылган. Сәфәрне теләсә кайсы урында башлап я туктатып була. Харитага сызылган юлда берәр ноктага төртү җитә.

Әлеге проект Русиянең тимер юллары белән берлектә башкарылган. Берничә көн эчендә анда йөзләрчә мең кеше кереп өлгергән.

Белгечләр фикеренчә, Google бу проекты белән Русия базарына ныграк үтеп керергә тырыша, эзләү хезмәтләре арасында әлегә өстенлекне алып торган Яндекс ширкәтенә җитди көндәшлек күрсәтергә җыена.

Google ширкәтенең Русиядәге маркетинг мөдире Константин Кузьмин сүзләренчә, бу проект шул кадәр уңышлы булган ки, хәзер алар башка төбәкләргә дә сәфәрләр әзерли.

XS
SM
MD
LG