Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовоны азчылыклар проблемасы борчый


Күпчелек албаннар яшәгән Косовода халык Сербиядән берьяклы игълан ителгән бәйсезлекнең 2 еллыгын бәйрәм итә. Приштина хакимияте ил бәйсезлеген таныган илләрнең санын арттырырга тели. Ләкин азчылыклар проблемасы моңа ирек бирми.

Косовода дәүләт бәйсезлеге турында программ һәм шигарьләр илнең җирле каналларында көн әйләнә яңгырый. Приштина хакимияте Косовo бәйсезлеген дөньяга таныту өчен инглиз, алман һәм рус телләрендә махсус таныту чаралары алып бара.

Нәкъ ике ел элек бу көнне Приштина Сербиядән берьяклы бәйсезлек игълан итүен дөньяга белдергән иде. Бу көннән бирле Косовоны АКШ һәм Европаның күпчелек илләре белән бергә барлыгы 65 ил таныды.

Ләкин икенче яктан, Сербия төбәкнең бәйсезлеген әле дә танымый. Сербия 1999 елда киеренкелек арту белән НАТО идарәсенә күчкән төбәкнең канунсыз рәвештә Сербиядән бүленеп чыгуын алга сөрә. Ул Русия һәм Кытай кебек илләрдә үзенә яклау табырга тырыша.

Берьяклы бәйсезлеген игълан иткән Косово алдында беренче сәяси бурыч - БМОга әгъза булыр өчен бәйсезлекне таныган илләр санын арттыру. Шул ук вакытта Сербиянең Косово бәйсезлегенә карата карашы аның Европа Берлегенә кушылу процессында зур роль уйный.

Косованы таныту мәсьәләсендә азчылыклар проблемасы зур роль уйный. Шул исәптән үзендә дә азчылык проблемасы булган Кыбрыс, Греция, Романия, Словакия һәм Испания кебек Европа илләре Косовоны танырга теләми.

Төньяк Косово низагы

Косово президенты Фатмир Сейдию илнең бәйсезлек процессында иң зур киртәнең төньяк төбәген берләштерү мәсьәләсе булуын яхшы аңлый. Билгеле булганча, илнең төньягында серблар күпчелектә яши һәм алар Косово хакимиятен һәм кануннарын танымый.

Косово президенты дөнья җәмәгатьчелегенең бу низагга "толерантлык" күрсәтүенә ризасызлык белдерә: "Төньякта булган проблема моннан 10 ел элек, бәлки аннан да элекке елларга килеп тоташа. Хәзер Сербия әлеге низагтан файдаланып, Косовоның бәйсезлегенә янаячак һәр төрле чарага мөрәҗәгать итә, халыкны котырта. Халыкара җәмәгатьчелек Косово дәүләтенә яклау күрсәткәндә, Сербиянең Косовода алып барган чараларына күз йома", ди.

Чишелеш юлында яңа план

Хәзер Косовоның төньяк өлешендәге проблемага чара табу өчен 15 ил вәкиленнән торган халыкара шура яңа план әзерли. Ил премьеры Һашим Тачи әлеге план турында болай диде:

"Дистә елдан соң, Косовоның җирле һәм халыкара оешмалар 4 маддәдән торган яңа план әзерләде. Алар: төбәктә канунның үтәлүен тәэмин итү; Төньяк Мтровицада шәһәр хакимиятен төзү; Ирекле сайлау шартлары тудыру; Икътисади үсешне арттырып эш мөмкинчелекләрен тудыру. Моның өчен Косово хакимияте махсус фонд бүлеп бирәчәк", ди ул.

Әлеге планны әзерләү эшендә катнашкан Европа Берлегенең Косоводагы махсус вәкиле Петр Фейт, бу карарны төбәктәге җирле серб халкына кабул иттерү Косово өчен бик мөһим булуын әйтә.

Шулай итеп, әлеге план белән төбәктә яшәгән азчылык сербларга тигез шартлар тудыру карала.
XS
SM
MD
LG