Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлаудан 29 кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышында, Әфганстан чиге янында шартлаудан кимендә 29 кеше һәлак булды, 50 кеше яраланды.

Шартлау сугышчылар каты эшчәнлек алып баручы Хайбер төбәгендә, мәчет янындагы базарда булган.
Әлегә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмады.

Соңгы айларда Пакстанда террор һөҗүмнәре кисәк артып китте. Күзәтүчеләр моны илнең кайбер төбәкләрендә сугышчыларга каршы барган хәрби чаралар белән бәйләп аңлата.
XS
SM
MD
LG