Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:42

Харис Якупов вафат булды

  • булат фәйзулла

Миңтимер Шәймиев һәм Харис Якупов

Миңтимер Шәймиев һәм Харис Якупов

Чәршәмбе кичендә Татарстанда СССРның халык рәссамы дигән исемне алган бердәнбер мәшһүр рәссам Харис Якупов 91 яше белән барганда вафат булды. Җомга көнендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә саубуллашканнан соң, ул Казанда җирләнәчәк.

“Төсләр шагыйре”

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис рәссамны төсләр шагыйре дип атый. “Азатлык”ка ул Харис Якупов турында фикер-истәлекләрен җиткерде.

“Харис абый Якупов белән, мин гомер буе диярлек бергә эшләдем. Аның эшләре белән мәктәптән таныш идем. Аның татар халык әкиятләренә язган иллюстрацияләре белән бизәлгән шул китапларны укып үстек бит инде без. Шуннан бирле Харис абый Якупов минем күңелемә кереп урнашкан кеше.

Харис абзый Якупов татар халкының эстетик зәвыгын үстерү өчен гаҗәеп зур өлеш керткән кеше. Аның мин иң беренче нәүбәттә кеше кыюлыгына, кеше каһарманлыгына дан җырлаучы рәссам дип атар идем. Икенче дөнья сугышында ясаган рәсемнәре, шулар нигезендә туган картиналары аның картиналары шуның турында сөйли.

Бигрәк тә мине Икенче дөнья сугышында катнашкан сугышчыларның портретлары гаҗәпләндерә. Аларны ул сугыш вакытында гади карандаш белән, кәгазен, блокнотын тезенә куеп булса кирәк, натурадан эшләгән. Шул рәсемнәргә уелып калган кешеләрнең хисләре, күңелләре мине тетрәндереп җибәрә.

Харис Якуповны гаҗәеп романтик рәссам дип тә атар идем. Менә илленче елларда ул татар халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясады. Шуның өчен Тукай премиясенә дә лаек булды. Менә ул иллюстрацияләрдә рәссамның хыялый күренешләр остасы булуы да гаҗәеп матур чагыла.

Шул ук вакытта Харис абый Якупов сугыш күренешләрен дә оста итеп ясый ала. Аларга реалистик хисләр сала алуы белән сокландыра.

Харис Якупов гомумән универсал рәссам. Минем аңа багышлап язылган бер поэмамда аны төсләр шагыйре дип атадым:

Шатлыкның, сугышның, хезмәтнең
төсләрен беркеттең киндергә,
Һәр кеше тукталган мизгелгә
үзенчә тел һәм җан иңдерә,
үзенчә сөйләшә андагы
кешеләр, әйберләр белән дә...
Таң кала: нихәтле гыйбрәт бар
болытта... мылтыкта... үләндә!..
... Мин алтын көз белән сөйләштем —
күчердем күземә бар нурын,
әйләнеп Фаустка, кычкырдым:
«Кузгалчы, мизгелнең матуры!
Бизәче һәр кеше күңелен —
кызганма алтының, якутың... »
Син әллә нишләттең лә мине,
әй төсләр шагыйре Якупов!”

Бер рәсем тарихыннан

2008 елда, Харис Якупов “Шәһри Казан” газетында басылган әңгәмәсендә, «Декретка кул кую» дип аталган, Татарстан автономияле республикасы барлыкка килү тарихын сурәтләгән картинасы хакында истәлекләре белән уртаклашкан иде.

“Татарстанның 30 еллыгына икебезгә зур эш йөкләделәр. «Декретка кул кую» дип атала иде ул. Шушы эштән соң обкомга чакырттылар. Өлкә партия комитеты секретаре Хаҗи Баязитович Рәхмәтуллин янына бардым. «Мәскәүдән Үзәк Комитеттан шалтыраттылар, Сиңа премия бирәләр, ә Фәттахов пленда булган – аңа бирелми. Син шуңа ничек карыйсың?», ди. «Бирмәсәләр, миңа да кирәкми», дим. Ул соравын дөрес бирмәде, мин җавапны дөрес бирмәдем, дип утырам кабул итү бүлмәсендә.

Төптәнрәк уйласаң, бүләкне бит, республикага эш өчен, аның сәнгате өчен бирәләр. Бер ярты сәгатьтән бүлмәсеннән көлемсерәп чыгып килә бу: «Тәбрик итәм, премия икегезгә дә…» Лотфулланың моның белән дә җанын кыясым, нервысын бозасым килмәде, үзенә әйтмәдем. Ул бу хакта белмичә үлеп китте.

Шунысы игътибарга лаек, РСФСРның автономияле республикалары, крайлары, өлкәләре арасында нәкышь буенча Дәүләт премиясе бирелүнең беренчесе һәм соңгысы булды бу. Бездән соң башка республикаларда да декретка кул куюга багышланган эшләр бер-бер артлы күренә башлады, әмма аларга инде зур мәгънә бирүче булмады.”

Тормыш юлы

Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

1941-1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, күзләүче, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый.

Харис Якупов - портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды.

«Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.

Харис Якупов - пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә.

1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Ш. Камал, М. Гафури, К. Нәҗми, Җ. Тәрҗеманов, Ә. Фәйзи, Л. Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең мөхбир - әгъзасы итеп сайланды.

1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.

Аның хатыны һәм ике улы да - рәссамнар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG