Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Үзенә карата башланган хөкем эшендә Фәүзия Бәйрәмова соңгы сүзен әйтте. Ул “мәхкәмә Русия империясенә каршы ачылырга тиеш иде. «Минем гаебем юк”, дип соңгы сүзен җиткерүгә, залдагы дистәләгән кеше “Азатлык” дип кычкыра башлады. Казый чүкеч сугып протест белдергәннән соң гына халык тынычланды.

Иртәнге 8дә башланган мәхкәмәдә бары Фәүзия Бәйрәмованың соңгы сүзе генә тыңланды. Ул чыгышын дога белән башлады. Беренче минутлардан ук Фәүзия ханым үз гаебен танымау турында белдерде. Хөкемгә тартуны сәяси заказ, эзерлекләү дип билгеләде. Тикшерү эшләре барышында хокук бозуларның күп булуын күрсәтте.

Бәйрәмова “Милли Мәҗлес” карарларыннан православ чиркәве дә, урыс халкы да зыян күрмәгәнлеген әйтте, карарлар сәбәпле бернинди дә сугыш чыкмады, киресенчә, дәүләт үзе халыкка икътисади сугыш игълан итте дигән фикерне күтәрде. Шуннан соң татарны көчләп чукындыру, “русский колониализм” һәм башка сүзләр китерелгән унлаган язманы мисал итеп китерде.

18 гасырда яндырылган мөслимә Кисәнбикәне, шул ук чорларда яндырылган йөзләгән татар-башкорт авылларын искә алды, китаплардан мисаллар күрсәтте.

Гадәттә, гаепләнүче соңгы сүзен әйткәч, берничә сәгатьтән соң хөкем карарын белдерәләр иде. Бу юлы алай булмады. Мәхкәмә карары 24 февральдә әйтеләчәк.



Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан өзекләр

Бу эштә җинаять составы юк, чөнки җинаять үзе юк, аның объекты юк. Милли Мәҗлеснең татар халкын яклап кабул иткән карарларыннан Русия дәүләте дә, урыс халкы да, православ дине дә бернинди зыян күрми. Без татар милләте өчен Русия Конституциясендә гарантияләнгән тигез хокуклар таләп иттек, ә ул тигезлек юк.

***

Милли Мәҗлес карарларын электрон почта аша татар хәрәкәте активистларына җибәрү җинаять булып санала алмый, чөнки гражданнарның ирекле аралашуы Конституция белән гарантияләнә.

***

Милли Мәҗлес карарлары һәм аларны почта аша җибәрү гамәле дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән, бу дәүләтнең нигезе черек, дигәнне аңлата. Шушы бер ел вакыт эчендә Милли Мәҗлес карарларын укып, беркем дә сугыш башламады, киресенчә, сугышны дәүләт үзе үз халкына каршы башлады. Бәяләрнең котырып үсүе, җинаятьчелек, коррупция, халыкны һәм дәүләтне талау – бу җинаять түгелмени? Русиянең хокук саклау органнары менә шушылар белән шөгыльләнәсе урында, Сталин заманындагы кебек тагы чит ил шпионнары эзли башладылар, милләтчеләрне, динчеләрне эзәрлекләп, халыкның игътибарын төп проблемалардан читкә юнәлдерергә тырышалар.

***

Экспертиза фикеренчә, Милли Мәҗлес карарларында тарих бозылып күрсәтелә икән, имеш, Русиядә татарларны көчләп чукындырулар да, урыслаштыру да булмаган, бу хәлләр бүгенге урысларга кагылмый икән. Әмма экспертларның исләренә төшерергә туры килә - Русиядә татарларны һәм башка халыкларны көчләп чукындырулар булган, урыслаштыру сәясәте алып барылган, бу хакта йөзләгән тарихи документлар сөйли. Ул гына да түгел, 18 гасырда, Уралда татар-башкортларны, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, патша фәрманы белән тереләй яндырып үтергәннәр.

***

Бүгенге көндә Русиядә мөселманнарга карата дәүләт терроры алып барыла. Бүгенге көндә Русиядә христиан дине дәүләт диненә әйләнде, һәрхәлдә, Конституция буенча дин дәүләттән аерылган булса да! Бүгенге көндә бөтен Русия буенча дәүләт мәктәпләренә христиан дине нигезләрен укыту кертелде, моңа татар балаларын да мәҗбүр итәчәкләр. Русиядә татар телле һәм ислам динен аңлатучы бер генә федераль телевидение һәм радио каналы да юк, ә христиан дине буенча – дистәләгән. Югыйсә, татарлар да мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен федераль үзәккә салымны тулысынча түлиләр бит!

***

Мондый шартларда без Русиядә милләтебезнең киләчәген күрмибез. Бу илдә безне, таталарны, тулысынча урыслашу һәм христианлашу көтә. Милләтнең алдынгы өлеше беркайчан да мондый югалту белән риза булмады һәм булмаячак. Шуңа күрә татар халкы, форсат чыкан саен, милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелә, ул узган тарихта да шулай булган, бүген дә шулай. Казан алынганнан соң татарлар бәйсезлек даулап дистәләгән тапкыр баш күтәргән, шушы юлда йөзләгән асыл ул-кызларын корбан иткән, әмма азатлыктан өметен өзмәгән.

***

Заманында дистәләгән куәтле дәүләтләр тоткан, бәйсезлеген югалткач та, дүрт гасырдан артык милли азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән, шушы юлда меңләгән корбаннар биргән, яңа шартларда хокукый юллар белән үзенең бәйсезлеген игълан иткән Татарстан, татар халкы да ирекле булырга хаклы иде. Һәм без, татар халкының Милли Мәҗлесе, бу хакта дөньяга игълан итттек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG