Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәмаилләр иман ныгыта


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә истәлекле вакыйга. Биредә соклангыч матур шәмаилләр күргәзмәсе ачылды.

Әлеге үзенчәлекле экспозицияне бу юлы һөнәри рәссам түгел, ә Уфа Эчке эшләр министрлыгының юридик институты талибы Рузил Сөләйманов әзерләде. Шәмаилләр иҗат итү белән Рузил ике ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Аңа бу илһамлы эшендә Мисырдан килгән дин мөгаллиме Айсәр хәзрәт ярдәм итә.

Рузил Сөләйманов шәмаилләрен, нигездә, агачка уеп ясый. Шәмаилләрнең сүзләренә ул төрле аятьләрне, сурәләрне файдалана. Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтулла да, башкалар да Рузилнең матур әсәрләренә югары бәя бирде. Ираннан килгән мөгаллимнәр яшь талантның шәмаилләрен чит илләргә алып барып күрсәтү мөмкинлеген дә әйтте.

Узган ел азагында да Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында башка бер шәмаилләр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анысын Башкортстан дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать-графика факультеты талиплары әзерләгән иде. Яшь рәссамнар бик тәвәккәл һәм талантлы. Иҗади эзләнүләренә һәм табышларына өлкән рәссамнарның да исе китә. Шәмаилләр эшләүдә алар пыяланы да, агачны да куллана. Кайбер талиплар шәмаилләр сәнгате буенча чыгарылыш дипломнары язарга да җыена.

Ә инде Рузил Сөләйманов кебек һөнәри рәссам булмаган яшьләрнең дә шәмаил сәнгатенә игътибар юнәлтүе һәм мавыгып иҗат итүе аерым хуплауга лаек.

“Без үз диненә хөрмәт күрсәткән, милли рухлы талипларга һәрчак ярдәм кулы сузачакбыз, - диде Нурмөхәмәт хәзрәт. - Шәмаилләрне язу өчен кешенең өлгереп җитүе, аның гарәп язуын яхшы өйрәнүе кирәк. Димәк яшьләребез шәмаилләр язуга җитди тотына икән, күңеләренә иман нуры иңә ”, - диде Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтулла күргәзмә авторын котлау сүзендә.

XS
SM
MD
LG