Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Күренекле композитор Рим Хәсәнов талантлы җырчы Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелүен хуплый. Аның белән икенче татар альбомын язачагын әйтә ул.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге Алсуга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелүен шатланып кабул итте. Алсуның әтисе Башкортстанның Илеш районыннан булганы өчен генә түгел, ә аның чынлап та яхшы җырчы булганы өчен дә ярата республика татарлары. Әлеге яңалыкны аеруча танылган композиторыбыз, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов куанып кабул иткән.

“Азатлык” ка биргән әңгәмәсендә Алсу белән бергә язган татар альбомының зур уңыш казануын әйтте Рим әфәнде. “Шуңа күрә дә Алсуга чираттагы югары исем бирелүен бик шатланып кабул иттем. Ул бу исемгә бик тә лаек, - диде Рим Хәсәнов. – Алсуның тавышы чын милли тавыш. Өстәвенә, аның тавышы да көчле, 2 октавадан югары тавыш аның.

Хәтерлисез, башта Алсу үзенең тәлинкәләрен инглиз телендә җырлап чыгарды. Инглиз телле халыклар яратып алды аның җырларын. Шуннан урысча альбомнары да уңышлы булды. Өч ел элек Алсу бер урыс тәлинкәсенә татар телендә “Әткәй” исемле бер җырын да керткән иде. Шул альбом 1 миллионнан артык данәдә сатылган. Бик әйбәт күрсәткеч бу.

Алсуның әтисе Ралиф әфәнде гел аның татарча җырлар яздыруын да теләде. Алсу әтисенең теләген үтәде. Татар телендә тулы бер альбом чыгару аның өчен дә, минем өчен дә зур вакыйга булды. Шул альбомны чыгаргач, Алсу:”Мин хәзер татар җырчысы да, - дип әйткән иде шатланып. - Минем кызларым да татарча җырлаячак”, - диде ул.

Хәзер без Алсу белән татарча икенче альбомны эшләргә тотынабыз. Анысы тагын да матуррак булыр дип ышанам. Алсу белән татарча икенче тәлинкәне яз айларында ук башлыйбыз, барысы да уңышлы барса, бу ел азагына ул әзер булырга да мөмкин”, - ди атаклы композитор.

XS
SM
MD
LG