Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев эчке эшләр министрлыгын үзгәртә


Русия эчке эшләр министрлыгы үзәк идарәсе хезмәткәрләре саны 2 мәртәбә киметелеп 10 меңгә калдырылачак.

Мәскәүдә министрлык утырышында бу карарны Русия президенты Дмитрий Медведев игълан итте.

Президент әйтүенчә, министрлык киләчәктә кайбер вазифалардан бушатылачак.

Аерым алганда, транспорт чараларын техник тикшерү киләчәктә эчке эшләр министрлыгы карамагында булмаячак, айныткычлар сәламәтлек саклау министрлыгына күчереләчәк.

Медведевның пәнҗешәмбе Дәүләт Думасына эчке эшләр миниcтрлыгы системын камилләштерү турында канун өлгесе тапшырганлыгы хәбәр ителә.

Анда җитәкчелек фәрманнарын үтәмәгән һәм канун бозган милиционерларга җәзаны кырыслату карала.

Русия президенты шулай ук якын арада министрлык җитәкчелегендәге кешеләрне алмаштырачагын да белдерде.
XS
SM
MD
LG