Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

Телләр юкка чыга - берләшергә!


Ольга Латикова (Тыганова) сөйләшкән Кет телен белүчеләр саны 200 калган

Ольга Латикова (Тыганова) сөйләшкән Кет телен белүчеләр саны 200 калган

Дөньяда 6700ләп тел булса, аларның 3500 инде менә бу гасыр тәмамланганчы ук юк булачак, дигән фаразлар бар. Татар белән башкорт телләре алар арасында булмас, әмма алар киләсе йөз елда шундый ук язмышка дучар булмас дип әйтеп буламы?

6-7 ел элек ике американ галиме – Юкка чыгу куркынычы янаган телләр институты белгечләре Грегори Андерсон һәм Давид Һәррисон бетеп баручы телне – чулым телен өйрәнергә дип Томски өлкәсенең ерак бер авылына киткән. Чулым – төрки телләр булган шор һәм хакас телләренә якын.

Рус мөһитендә чулым теленә урын тарайган. 2003 елда галимнәр Чулым елгасы буенда яшәгән бу кечкенә халык белән аралашканда, ана телен белгән иң яшь кешегә дә инде 54 тулган булган.

Телнең юкка чыгуын акрынайтып яки туктатып буламы?

“Бу бик авыр мәсьәлә, бүгенге дөньяда моны эшләп булмый. Җәмгыять үсешендә нәрсәдер үзгәрсә яисә кешеләрнең үзаңнарында ниндидер зур үзгәреш булса гына азчылык милләтләрнең теле сакланачак”, Британиянең тел галиме Николас Остлер.

Ул җитәкләгән оешма һәм чулым телен өйрәнеп кайткан ике американ галиме эшләгән үзәк юкка чыга баручы телләрне сакларга тырыша. Галимнәр камера, магнитофоннарын алып ерак сәфәрләргә китә, кешеләр белән аралаша. Шул телдә сөйләшкән кешеләр генә белгән милли, мәдәни үзенчәлекләрне теркәп калырга тырыша.
Телләр үсешен чикләүче дәүләтләрне җәзаларга кирәк


Үз илләренә кире кайтып галимнәр туплаган мәгълүматне тикшерә, башка телләрнең язмышы белән чагыштыра һәм үз нәтиҗәләрен ясый, фаразларын игълан итә. Шунда галимнәрнең эше бетә.

“Лингвистлар ни генә әйтмәсен, нәрсә генә эшләмәсен – алар телне саклап кала алмый. Алар бары тик аны теркәп үз фаразларын әйтә ала. Шуннан соң инде милләт телен саклап калырга тели икән – үзе чаралар күрергә тиеш. Беренче чиратта телнең үсеше өчен ул телдә белем бирү мөһим,” диде Томски өлкәсендә чулым телендә сөйләшүчеләр белән очрашкан галим Андерсон.

Теләк һәм тырышлык булса кулланыштан чыккан тел дә кайчандыр үсеп китә ала. Моның яхшы бер мисалы бар, ул да булса – Британиянең Вельc вилаятендә яшәүчеләрнең теле. 20 ел элек аны юкка чыгучы тел дип игълан иткәннәр иде. Бүгенге көндә бу тел үсештә.

ЮНЕСКО 11 ел элек ана теле көнен билгеләп дөрес эшләде, әмма ул гына җитми, ди Британия галиме Марк Турин.

Давид Һәррисон чулымча сөйләшүчеләр Иван Скоблин һәм Василий Габовны яздыра

“Проблема шунда ки, дөньяда сугышларга һәм аларны туктатуга бихисап күп акча тотыла. Мәдәниятләрне аңлау һәм үстерүгә акча аз. ЮНЕСКО эше бик мөһим, ләкин аның эшенә күбрәк акча бүлергә кирәк. Шулай ук азчылыклар телләренең үсешен чикләгән дәүләтләргә җәза бирүне карарга кирәк. Үсешкә ярдәм итүчеләрне, үз халкының хокукларын яклаучыларны, киресенчә, мактарга кирәк. Һәм ЮНЕСКО эшенә кушылып киткән оешмалар күбрәк булсын иде,” ди британ галиме.

Кире чулым теленә кайтсак, менә инде 100 ел бу тел – юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегендә. 2008 елда Томск университеты аспиранты Лера Лемская үз тырышлыгы һәм олылар ярдәме белән авылга кайтып бер меңләп сүз туплап әлифба төзи алган. Чулымнар аны бастырырга ирешкәнме-юкмы – бу турыда хәбәр ишетелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG