Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:38

Гыйрактагы хәрби чараның исеме үзгәртелә


Гыйрактагы хәрби чараның исеме бу елның беренче сентябреннән үзгәртеләчәк.

Төбәктәге АКШ хәрби көчләре башлыгы Дэвид Петреуска АКШ саклану министры Роберт Гейтс шул турыда белдерү җибәргән.

Гыйракта 2003 елда башланган хәрби чара "Гыйрак иреге" дип атала. Бу исем "Яңа таң" дип үзгәртеләчәк.

Гейтс исем үзгәртүнең Гыйрактагы АКШ көчләренең максатлары үзгәрүгә һәм Вашингтонның Гыйрак хөкүмәте белән яңа мөнәсәбәтләренә басым ясаячак ди.

2011 ел ахырына Гыйрактан барлык АКШ көчләре чыгарылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG