Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары административ мәхкамәсе сайлау нәтиҗәсен тикшерә


Украинаның Югары административ мәхкамәсе бүген премьер-министр Юлия Тимошенконың икенче тур президент сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгару турындагы мөрәҗәгатен карый.

Тимошенко көндәше Виктор Януковичның җиңүе сайлауда хәрәмләшүләр нәтиҗәсе дип тәкърарлый.

Бу атнада әлеге мәхкамә Януковичның җиңүен тану турындагы карарны вакытлыча гамәлдән чыгарды.

Шулай ук бу атнада парламент Януковичның вазифага керешү тантанасын 25 февральгә билгеләде.
XS
SM
MD
LG