Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның көньягында НАТОның 6 хәрбие һәлак булды


Әфганстанның көньягында Талибанга каршы сугышта НАТОның 6 хәрбие һәлак булды.

Халыкара көчләр җитәкчелеге белдерүенчә, аларның өчесе минага юлыккан, тагын өчесе атышларда һәлак булган.

Корбаннарның 2-се британ солдаты диелә.

Маржа шәһәре тирәсендә узган атнада зур хәрби чара башланганнан бирле коалиция көчләренең 12 хәрбие һәлак булды.

Илнең көньягындагы британ көчләре башлыгы, генерал Ник Картер коалиция көчләренә Маржа шәһәрен һәм аның тирәләрен тулысынча контрольгә алу өчен тагын бер ай кирәк булачак диде.
XS
SM
MD
LG