Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:28

Кеше үтергән милиционер Евсюков гомерлек төрмә җәзасы ала


Мәскәү шәһәр мәхкамәсе элекке милиция майоры, кеше үтерүдә гаепләнгән Денис Евсюковка гомерлек төрмә җәзасы билгеләде.

Узган ел апрель аенда Мәскәүдәге бер кибеттә утлы коралдан ут ачкан Евсюков 2 кешене үтерүдә, 22 кешене үтерергә маташуда гаепләнде.

Евсюков видеокүзәтү камералары төшереп алган очраклардагы гаепләрен генә таныды. Ул җинаять вакытында үз аңында булмаганлыгын, һәм андагы хәлләрне хәтерләмәвен белдерде.

Ул әлеге хөкем карары белән килешмичә, карарны үзгәртү турында мөрәҗәгать тапшырачагын белдерде.

Хокук яклаучылар Евсюковка гадел җәза бирелде дигән белдерүләр белән чыкты.

XS
SM
MD
LG