Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң бай татар вә башкортлар


Ренат Әхмәтов
Ренат Әхмәтов

Русиянең иң бай 500 кешесе арасында аракы сатучы Рөстәм Тарико бар. Иң бай татар исә башка җирдә: демократия булган Украинада яши.

"Финанс" журналы Русиянең иң бай 500 кешесе исемлеген бирде. Әллә блогчы Ирек Мортазинның авылга сөрелүе зыян китердеме, бу темага тирән анализ күренми.

Македонский да татар була ала


Бары тик "Вечерняя Казань" гына "Финанс" "саткан" татарстанлы берничә байга тукталды. Чынбарлыкта исә исемлектә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да бар. Тик аларны исеменә яки фамилиясенә генә карап танырга авыр. Русиядә кеше үз фамилиясен үзгәртә ала бит. Әйтик, Мәскәүдәге бер казакъ кешесе Македонский фамилиясен алды.

Татар исем фамилияле яһүди яки урыс була алган кебек, алар фамилиясен йөрткән татар да була ала. Хәер, алар күңеленә кереп булмый, ата-анасы татар булганнарының да җаны урыс булырга мөмкин, һәм киресенчә дә була ала, теориядә. Без бирүче исемлектә берничәсе генә татар яки мөселман хәйрия эшләрендә актив катнаша. Үз кесәләре һәм балаларыннан тыш тагын кемгә хезмәт итүләрен үзләре генә белә кебек.

Собчак ише булса да, Тарико татар баласы

Әйтик, Рөстәм Тарико Минзәләдә туып-үскән. Итальян эшмәкәрләре белән әвеш-тәвеш килеп баеп киткән. Интернет халкы аны Ксения Собчак белән бер дәрәҗәдәге ялтыравык яратучы, бәйрәм рухлы кеше, дип тә саный.

Чыганаклар Рөстәм әфәндене ачык итеп "татар" дип яза. "Йонлы кулы", атасы патша, хәтта колхоз рәисе дә булмаган ятим егеткә шансны Мәскәүдәге ирекле базар биргән. Шуңа күрә Тарико бүген Минзәләдән чыгучыларга Русия башкаласында сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирә, степендия түли. Ул 52 нче урында. «Русский стандарт» банкы хуҗасында 1,6 миллиард доллар бар.

Миллиардерлар арасында Татарстан һәм Башкортстан президентлары уллары да бар. Тарикодан аермалы буларак алары нидер уйлап табып, халыкка кирәк көндәлек товар сатып баемаган. Алар кулында җир-табигый байлыклар, нефтехимия. Шуңа күрә байлыкларын кризис шактый кимергән. Ә аракы сатучы һәм кредитлар таратучы Тариконыкы арткан.

Сыра сатып эш ясаган Айрат һәм Илшат Хәйруллиннар да "миллиардерлар" исемлегендә. Тик аларның мөлкәте 0,39 миллиард доллар гына икән.

Һәрберсенә бәя биреп тормыйк

Рөстәм Тарико

"Финанс" журналы биргән исемлекне генә сөзик. Әйтик, үзен татар дип санаучыларны күрсәтик. Шулай ук кулланучылар теләген истә тотып, татар яки башкорт, дип фаразланучыларны да бирәбез. Мәдәни, рухи яктан якын торган төрки, мөселман, Кавказ, Узәк Азия халыклары вәкилләрен дә өстәдек. - Чагыштырыгыз.

Шартлы исемлек

4. Сөләйман Кәримов. 14,5 миллиард доллар. Nafta Moskva хуҗасы.
7. Алишәр Усманов. 12,4 миллиард. «Металлоинвест» хуҗасы.
8. Ваһит Алекпәров. 10,65 миллиард. «Лукойл».
26. Искәндәр Мәхмутов. 3,9 миллиард. УГМК, «Кузбассразрезуголь», «Трансгрупп А/С» һәм «Трансмашхолдинг» хуҗасы.
28. Михаил Гуцериев. 3,6. «Русснефть».
39. Урал Рахимов. 2,5. Ия булган мөлкәте төгәл әйтелми.
49. Фәрхәд Әхмәтов. 1,7. «Нортгаз».
52. Рөстәм Тарико. 1,6. «Русский стандарт».
87. Тельман Исмаилов. 0,86. АСТ төркеме.
88. Зыяветдин Мөһәмәдов. 0,8. «Сумма Капитал».
113. Дәни Баҗаев. 0,63. Alliance Oil Company.
114. Муса Баҗаев. 0,63. Alliance Oil Company.
149. Сает-Сәлам Гуцериев. 0,54. Михаил Гуцериев энесе. Күчемсез милек.
167. Мәүлет Баҗаев. 0,49. Alliance Oil Company.
195. Абделҗәлил Абделкәримов. 0,41. «Трастком».
210. Айрат Хәйруллин. 0,39. Депутат, авыл хуҗалыгы.
211. Илшат Хәйруллин. 0,39. «Эдельвейс групп».

Иң бай татар демократия булган илдә

Ә дөнья күләмендә исә, Forbes журналы тәкъдим иткән рейтинглар зур танылу алган. Башкалары да бар. Төрле исемлектә төрле кеше беренче булырга мөмкин. Ачыктан-ачык татар кешесе дип саналган Ринат Әхмәтов та Forbes журналы исемлекләренә кереп тора. Ул Европада иң бай кешеләрнең берсе санала. Украинада метал һәм күмер чыганакларын кулда тотучы белән "тибешер" кеше бөтенләй юк.

Байлыгы миллионнар белән генә исәпләнелүче Татарстан байлары төшенә, Әхмәтов байлыгы керә дә алмый кебек: 31 миллиард долларддан артык. Русиядан аермалы буларак демократияне сайлаган илдә тагын бер татар миллиардеры бар: Эрнест Галиев (0,7 миллиард доллар). Бу турыда «Корреспондент» исемле украин журналы хәбәр итә. Хәер, ул саннар рейтинглар кебек үк ел саен үзгәреп тора. Forbes та, "Финанс" журналы да кризис нефтепатшалар һәм газ, руда кебек чимал сатучыларның миллиардлары кимүен әйтә.

Калифорния татарлары читтә кала

Бай татарлар исемлегеннән хәлле америкалылар яшәүче Калифорния ягындагы Сан-Франциско татарлары да, дөнья финанслары кисешкән урын Нью-Йоркныкылар да читтә кала. Истанбул, Токио, Һельсинкидагы татар байлары да исемлекләрдә күренми.

XS
SM
MD
LG