Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни хәлләр, интернет?


Рүзил Мөхетдиновның Bulmas.ru сайтында реклама урыны сатыла.
Рүзил Мөхетдиновның Bulmas.ru сайтында реклама урыны сатыла.

Логотипта Ә хәрефе кулланыла. Татар сайты реклама һәм чәчәк сата. Кызлар шигырь яза. Ә бу вакытта Татарстанда христиан веб-хәрәкәте оеша. Туйларга исә "җенази" килә.

"Татарстан христиан социал-патриотик хәрәкәте"

Шул исемдәге хәрәкәткә чакыруны "Вконтакте.ру" иҗтимагый челтәрендә утыручыларга тараталар. Ул «бәйсез хәрәкәт» дип бәяләнә. Максатлары: «Үз ватаннарын яратучы һәм социаль гаделлеккә омтылучы христианнарны берләштерү».

Төркемдә "Илюха Горностаев": “Без гаделлек булмаган илдә яшибез. Тик беренче адымны ясаячак һәм халыкны үзенә ияртәчәк кеше киләчәгенә ышанам», дип яза. "Артем Ка$реr Стюфеев" кушаматлы кулланучы монитордан китеп бу дөньяда да җыелыш ясарга тәкъдим иткән.

Төркемгә христиан фамилиясе булмаганнар да кергән. "Ильдар Маннапов" шундыйлардан. Ул төркемнең максаты белән кызыксынган. Татарстанныкы саналса да, төркемне Белорусиядә торучы дип язылган "Михаил Волынец" оештырган. Ул, теркәлү үткән кешеләргә, максатларын аңлатачагын әйтә.

«Әtatar.ru» ясаган

Илшат Сәетов моңарчы moltat.ru, dakazan.ru, tatpolit.ru кебек сайтларны ясауда башлап йөргән иде. Шулай ук ул “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе аша да милли даирәгә таныш.

Берара туктап торган Еtatar.ru сайты «Әtatar» дип укылучы тамга-лаготип куллана башлады. Баксаң, аңа яңа хуҗа һәм мөхәррир килгән. Илшат Сәетов моңарчы moltat.ru, dakazan.ru, tatpolit.ru кебек сайтларны ясауда башлап йөргән иде. Шулай ук ул “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе аша да милли даирәгә таныш. Соңгы арада туризм белән мавыкты. Интернетта исә Twitter кебек челтәрне куллана. Илшат Сәетов Еtatar.ru сайтын да сатып алган икән.

Еtatar.ru сайтын бәяләмә бирер өчен аның үзенә кереп укырга кирәк. Казан венчур ярминкәсе узуы турында яза. Шулай ук Америкадагы яшәүче Роальд Сәгъдиев та бу эшкә ярдәм итәчәк икән. Һәм бу эшләр белән Татарстаннан Айнур Әйделдинов идарә итеп тора. Анысы инде мәрһүм Тәүфыйк Әйди улы.

Татарның “бренд хәрефе”

"Матбугат.ру" сайты яңа логотипта “Ә” хәрефе язылуына игътибар иткән. Билгеле булганча, Сәетов бу хәрефне ярата. «Бу татарның “бренд хәрефе”! Аны, мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе логотибында да кулланган идек», дип сөйли Илшат Сәетов. Сәетовтан алда бренды яки логосы өчен бу хәрефне "Татнет йолдызлары" куллана башлаган иде.

Татар сайтында реклама урыны сатыла


Зарина Илфак кызы Шиһапова Bulmas.ru сайтында реклама урыны сатылу турында яза. Әле күптән түгел генә, татар сайтларына реклама бирүче күренми дип зарланган идек. Инде менә боз кузгала кебек, аноним чыганаклар бер айга 25 мең сум акча сорыйлар, дип искәртә. Шулай ук бу сайтта тагын бер керемле эш ачылган: роза чәчәкләрен сату оештырылган. Ә Bulmas.ru үзе исә май аенда узачак «КОРЫГАН БОТАКЪ АWARDS 2010” бәйгесенә әзерләнә. Ул шоу-бизнес өлкәсендәге шикле уңышлардан көлүне максат итеп ала. “Иң ацтойный җырчылар» асылда «Барс-медиа» конвеерыннан чыккан продуктлар арасыннан сайланыр дип көтелә.

Авыл кызы ни яза?

Балык Бистәсе ягында туып үсеп бүген Казанда яшәүче Гөлсәрия Нәбиуллина "Вконтакте.ру" челтәрендә утыручылар арасында татар телле булуы белән аерылып тора. Тагын бер үзенчәлеге: ул шигырьләр яза. Шуңа күрә аның сәхифәсе: "Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр барысы да мизгелдәй бер уза... Нурыңны коеп кал, гомеренне тоеп кал: тормыш ул - серле бер могҗиза!" дигән шигарь белән ачыла. Бу сүзләрне Илдар Юзеев язган булган. Тик сез караганда, Гөлсәрия башка әйтемне элеп куйган булырга да мөмкин. Кызлар үз битләрендәге шигарь яки серле язмаларны даими алыштырып тора. Әлегә исә иҗатына күз салыйк: бер шигырен укып узыйк.

Авыл ягы

Авылыма кайтам төшләремдә
Яшел тугайларда йөримен,
Каеннарның моңлы шаулавына
Сихри көйләремне көйлимен.

Бәхет бит ул туган якка кайту
Күңелләрдә сагыну-сагышлар,
Төшләремә кереп адаштыра
Иген кырларында арышлар.

Тик уяну белән бар матурлык
Кая китә соң ул, югала.
Сагыну хисе белән тулган җанда,
Бары сыктау тулы моң кала.

Әлегә татарча

"Вконтакте.ру" челтәрендә татар авылларыннан чыккан балалар күп. Алар еш кына үз туган авыллары өчен төркемнәр дә оештыралар. Тик аралашулары һәрвакытта татарча түгел. Ә инде барлык авыллардагы мәктәпләрдә дә укыту урысчага тәмам күчеп беткәч, виртуаль шигырьләр урысча языла башлаячагын көт тә тор.

Туйда «җенази» яки ут белән уйнау

Бүгенге туйларга ут белән уйнаучыларны да чакыра башладылар.

Бар кеше дә туган халкы яки авылы турында гына хыялланып яшәми. Олы мәхәббәт, нык гаилә турында хыялланучылар да бар. Инеттагы иң билгеле туй порталларының берсе Svportal.ru да яз җиткәнен сизгән ахрысы. Ул туй ясаучыларга киңәшләрен бирә. Шулар арасында «Дженази» дигәне дә бар. Анысы шәрыкъ факирлары эшен дәвам итеп утлар белән уйнаучы шоу икән. Ут йотучылар, ут белән биючеләргә өстәп диод лампалар да кулланыла, нурлар балкый дип искәртелә. Бәйрәмнәрдә исраф ясап салютлар аттыруга күнеккән кешеләр өчен андый тамаша яңа бер әйбер булып күренгән. Svportal.ru шулай ук 26-27 февраль көннәрендә Казанда Татарстанның яшь киленнәре фестивале узачагын искәртә.

XS
SM
MD
LG