Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:55

Республика елының тамгасы расланды


Башкортстанда быел игълан ителгән Республика елының тамгасы кабул ителде. Аның авторы – танылган татар рәссамы Айрат Терегулов.

Быелгы елны Республика елы итү турында БР президенты шурасының былтыр 1 декабрьдә узган утырышында ук килешенгән иде.

Мәгълүм ки, Русиядә бу елны Укытучылар елы дип игълан иткәннәр иде. Гадәт буенча, Башкортстанда да шуңа ияреп укытучыларга бәйле ел игълан ителер дип фаразланды.

Башкортстан хакимиятләре исә үз юлы белән китәргә булды. Әлбәттә, бу Башкортстанда Укытучылар елына игътибар бирелмәячәк дигән сүз түгел. Укытучылар елына багышланган чаралар хәзердән үк бара. Әмма Башкортстанда аеруча Республика елы чараларына аерым бер игътибар биреләчәк, дип әйтелә.

Инде елның ике ае үтеп барса да, Республика елының тамгасы һаман да мәгълүм түгел иде. Бу тамганы эшләүгә рәссамнар арасында бәйге узган ел азагында ук игълан ителде. Ниһаять елның сурәте әзер - Уфадагы күренекле татар рәссамы, талантлы график Айрат Терегулов эшләгән сурәт бихисап рәссамнар катнашкан бәйгедә җиңеп чыккан.

Бу хакта Башкортстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Хатип Фазылов менә ниләр әйтте:”Айрат Терегулов эшләгән эмблема үзенең гадилеге белән дә җәлеп итте. Кемнәрдер “мөгез” чыгарырга тырышкан. Ә Айрат Терегулов гади һәм аңлаешлы итеп эшләгән бу эмблеманы. Түгәрәк эчендә курай сурәте һәм анда соңгы 20 елны күрсәтүче 1990-2010 еллар язылган.

Рәссам Айрат Терегулов татар морзалары нәселеннән. Моңа кадәр дә Башкортстанның атказанган рәссамы төрле иҗат бәйгеләрендә җиңеп килә иде. Күп кенә чит илләрдә узган күргәзмәләрдә дә еш катнаша ул.

Быел Башкортстанда Республика елын игълан итүнең үз сәбәпләре бар, дип белдерә рәсми хакимиятләр. 20 ел элек Башкортстан белән әлеге президент Мортаза Рәхимов җитәкчелек итә башлаган иде. Республика шушы елларда ирешкән казанышларны Башкортстан сәясәтчеләре һәм башкорт милли оешмалары нәкъ менә Мортаза Рәхимовның акыллы сәясәте белән бәйли.

2010 елны “Республика елы” дип игълан иткәч, бу елда Башкортстанның соңгы 20 елда үткән юлына бәя биреләчәк, дип белдерелә. Республика елы чараларын оештыру комитетына БР премьер-министры Раил Сарбаев җитәкчелек итә.

XS
SM
MD
LG