Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:55

Төркмәнстанда президент оппозицион фирка төзергә куша


Төркмәнстан президенты Гурбангули Бирдемөхәммәдов атнакич хөкүмәт утырышында илдә оппозицион фиркаләр төзергә чакырды.

Ул моны “илнең социаль һәм сәяси тормышындагы мөһим вакыйга дип атады.

Халыкара җәмәгатьчелек Төркмәнстанны кеше хокукларын бозуда гаепли, күпләр илдә курчак оппозиция генә булыр дип исәпли.

Төркмәнстанга 1991 елда бәйсезлек бирелгәннән бирле илдә бары тик бер фирка – Демократик фирка генә рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG