Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татмедиа” товары халыкка ничек ирешә?


“Татмедиа”ның 2009 ел нәтиҗәләренә һәм алдагы планнарга багышланган киңәшмәсендә “Русия почтасы”ның басмаларны таратудагы киртәләре, Горпечать киоскларының зур сумнар соравы, министрлыкларның мәгълүматны журналистларга “иләп кенә” бирүе, хөкүмәткә карамаган газет-журналлар турында да сүз булды.


Казандагы Горпечать киосклары кечкенә генә кибетчекләрне хәтерләтә. Өстендә “горпечать” дигән язуы булмаса аларны шул ук сыра, төрле сулар, сагыз һәм башка вак-төяк сата торган лареклардан да аерып булмый.

“Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире Александр Латышевны һәм “Ватаным Татарстан” газетасы җитәкчелеген дә әнә шул әйберләр бигрәк тә борчый икән. “Татмедиа” утырышында Латышев ике басма исеменнән дә сүз тотты. Ике газет та, республикадан теркәлгән 1256 мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак, турыдан-туры дәүләтнеке булып исәпләнә.

“Киоск киштәләренә эләгү өчен генә дә түләргә кирәк. Берәүләрдә саттыру бәясе 60 мең сум тора. Алучылар күрерлек урынга куелсын өчен бер айга 90 мең сум түләргә кирәк. Яңа санны анонслау 95 мең сум тора”, ди Латышев.

Аның сүзләренчә, киоск хуҗалары газет-журналларны иң арзан бәядән ала. Ә үзләре исә бик кыйбат бәя куйганга күп саннар сатылмыйча кире кайта икән. “Газет киоскларындагы газетларның дәрәҗәсе юк. Монда барсын да, бижутерия һәм сигаретка кадәр саталар”, дип белдерә Латышев.

Кичке ашка газет

Авылларга китерелә торган газет-журналларга да “Русия почтасы” (“Почта России”) киртә куярга җыена. Әле яңа гына басмалар авылларга атнага өч тапкыр гына җиткереләчәк дип белдергән. Республикадагы кайбер районнарда бу “яңалык”ны сынап та карарга өлгергәннәр икән.

Латышев: “Көнбатышта иртәнге кәһвә, я чәйгә үк җиткерелгән әлеге хезмәт Татарстанда премитивлыкка омтыла”, дип белдерә. Бу хәл язылучылар саны кимүгә дә, авыл кешесенең хокуклары бозылуга да китерә.

Әлеге проблема турында Татарстан Дүләт шурасы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да хәбәрдар. Ратникова шулай ук газет-журналларны берәмләп сатуга да үзгәрешләр кирәклеген әйтә.

Иләкләрне шүрлеккә

Билгеле булганча, 2009 ел басмалар өчен дә җиңел булмады. Язылучылар санын арттыру өчен кайберәүләр, мисал өчен “Ватаным Татарстан” хезмәткәрләре авылларда өйдән-өйгә йөрде. Тырышлык күз алдында. “Татмедиа”ның әлеге утырышка әзерләгән хисабында “Ватаным Татарстан”ның кушымтасын укучылар 42%ка арткан. Ул беренчелектә.
Журналистлар киңәшмәне телевизордан карады

Ратникова басмаларны товар дип атады. Начар булмаган товар җитештерелгәнлеген дә әйтеп китте. Беркемгә дә сер түгел, кеше авылда яшәсенме, каладамы, барыбер, дөресен беләсе килә. Дөреслек һәм тулы мәгълүмат товар сыйфатына, бу очракта газет-журналларда язылган һәм радио-телевидение дә сөйләнгәнгә йогынтысыз түгел.

Ратникова фикеренчә, журналистларга мәгълүмат алу өчен хәйран гына тир түгәргә туры килә. Дөреслек җиңел генә бирелми.

“Министрлыклардан һәм төрле оешмалардан мәгълүмат алу 90нчы еллардагы кебек актуаль. Ул елларда чиновниклар журналистлардан курка төшә иде. Әмма хәзер исә, санлашмый һәм аларның ролен аңлап бетерми. Министрлыкларның матбугат үзәкләрендә фильтрланган мәгълүмат журналистлар өчен баш авыруы булып тора”, ди Ратникова.

Ратникова шулай ук үзенең чыгышы вакытында төрле сәяси фиркаләр турында бертигез күләмдә сөйләнмәве, язылмавы һәм күрсәтелмәве Татарстан журналистларын борчыганын да әйтеп китте.

Иярченне тотарга


Товарны халыкка җиткерү мәсьәләсе “Татарстан яңа гасыр” телерадио ширкәте башлыгы Илшат Әминовны да борчый. Әминов сүзләренчә, ТНВ федераль каналга әйләнә бара. 300-ләп оператор белән килешү төзелгән. Татарстаннан читтә кабель аша караучылар саны 2 миллионга җиткән.

“1 марттан иярчен аша күрсәтү тукталачак. Аның аша трансляцияләүче бәйсез операторлар һәм безнең белән дә нәрсә булачагы билгесез. Русиядә дигитал, ягъни цифровой телевидение үсешенең стратегиясе билгесез”, ди Әминов.

Бу сүзләрне ул киңәшмәдә катнашкан Русиянең элемтә һәм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаровка карап әйтте. Мәскәү вәкиле әлеге проблема буенча эш баруын аңлатты.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чит илләрдә яшәүче татарлар да Татарстан хәбәрләренә мохтаҗ. “ТНВның ни рәвешле иярченгә чыгу мөмкинлегендә ачык һәм төгәл караш кирәк. Бу мәсьәләне без сезнең белән тикшеребез дип уйлыйм”, диде Миңнеханов Жаровка карап.

Бәйсезләргә игътибар

Республикада Татарстан хөкүмәтенеке булмаган мәгълүмат чаралары да аз түгел. Аларның товарын кулланучы булгач яшәргә хокуклары бар. Татарча басмалар арасында 40 меңләп укучы җыючылар да юк түгел. Миңнеханов аларны да күрмәмешкә салышмаска дигән фикердә.

“Татмедиа”га кермәгән мәгълүмат чаралары да бар. Грантлар һәм башка эш рәвешләре алар белән дә булырга тиеш”, ди Миңнеханов.

“Татмедиа” белдерүенчә, Татарстаннан 1256 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. 112 газет һәм 28 журнал татар телендә чыга.
XS
SM
MD
LG