Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ванкуверга "эш сәфәре"нә. Дәүләт акчасына


Русиянең әлегә бердәнбер алтын медаль яулаган спортчысы Никита Крюков
Русиянең әлегә бердәнбер алтын медаль яулаган спортчысы Никита Крюков

Олимпия уеннарында катнашучы Русия спортчылары әлегә зур уңышларга ирешә алмый. Моны төбәкләрдәге cпортчыларның “булдыксызлыгына” кайтарып калдырырга тырышалар, күрәсең. Нәбиев белән килеп туган проблемнар да шуны күрсәтә. Уеннарны карарга киткән түрәләргә тотылган акчаны спортка җибәрү файдалырак булмасмы?

Казан спортчысы Нияз Нәбиевнең һемоглобин дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, Олимпия уеннарында катнашудан 5 көнгә мәхрүм ителүе зур шау-шу тудырды. Чаңгыда сикерү федерациясе президенты Владимир Славский Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыевны гаепләде. Ягъни “кан паспортын” министр кайгыртырга тиеш иде, бу хакта әйтелсә дә, җавап та, паспорт та булмады, диде ул “gazeta.ru”га.

Барыевны бу белдерү бөтенләй аптырашта калдырган. Ул федерация башлыгы Владимир Славскийдан элегрәк бу хакта кызыксынуы, әмма аңардан “проблем булмаячак, борчылырга кирәкми” дигән җавап алуын әйтә.

“Татарстанның андый допингка каршы медицина документлары әзерләргә хокукы юк. Бу федерация һәм Русия допингка каршы агентлык вәкаләтенә генә керә”, ди Барыев.

Аның фикеренчә, Русия җыелмасының Олимпия уеннарында уңышсыз чыгыш ясавын хәзер төбәкләргә “аударырга” тырышалар.

Русиядән уеннарга барлыгы 179 спортчы китте. Әмма әлегә алар медальләр белән мактана алмый. Анда киткән Русия түрәләре дә мөгаен бик үк шатлыклы мизгелләр кичермидер. Ә киткән түрәләр шактый.

“Новая газета” язуынча, Олимпиаданың беренче көннәрендә генә дә Мәскәү хакимиятендәге 11 түрәнең анда “эш сәфәренә” китүе мәгълүм.

“Түрәләрнең анда сәяхәте Русия башкаласы казнасына 8,5 миллион сумга төшәчәк”, дип яза басма.

Шимбә көнне Ванкуверга тагын бер төркем түрәләрнең китүе көтелә. Алар дүрт йолдызлы отельда һәрберсе аерым бүлмәләрдә яшәячәк. Әлбәттә, уеннарны күзәтү өчен дә аларга иң кыйммәтле билетлар алынган. Тәрҗемәчеләр, хәрәкәт итү өчен транспорт барысы да “әлбәттә” күздә тотыла.

Мәскәү түрәләре спорт белән генә чикләнмичә, истәлекле җирләргә дә сәяхәт итәчәк. “Рус йортында” сыйланачак, артистлар белән очрашачак.

Бер карасаң, боларның барысы өчен 8,5 миллион сум әллә ни зур акча да түгел кебек килеп чыга. Әмма аны спорт мәйданнары үсешенә, төрле җиһазлар алуга, сәләте булган балаларны тәрбияләүгә тотсаң, бәлкем Олимпия уеннарындагы нәтиҗәләр югарырак та булыр иде.

Ванкуверда бу көннәрдә Татарстан рәсмиләрен дә күреп була - инде телгә алынган министр Марат Бариев белән бергә анда әле 10 кешелек вәкиллек бар. Аларның спортка турыдан-туры катнашы юк, сүз 2013 елгы Универсиаданы әзерләү мөдирлеге турында бара. Аның җитәкчесе Владимир Леонов Ванкуверга баруны Канаданың уеннарны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү, Казанны тәкъдим итү кирәклеге белән аңлата.

Андагы Рус йортында бу чара инде узды, моның өчен Казаннан өстәмә 15-20ләп сәнгатькәр дә китерелде.
XS
SM
MD
LG