Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Нидерланд Әфганстаннан китмәс дип өметләнә


Брюссель – НАТО җитәкчелеге Нидерланд хөкүмәтендәге каршылыкларга карамастан, бу илнең гаскәрләре Әфганстаннан китмәс, дигән өмет белдерде.

Альянс сүзчесе Джеймс Аппатурай сүзләренчә, НАТОның генераль секретаре Фог Расмуссен, бу елның августыннан соң Әфганстанга Нидерландның бер яңа кечкенәрәк төркемен җибәрү иң дөрес юл булачак, дигән фикерендә кала.

Узган төндә Нидерланд хөкүмәтендә Әфганстандагы гаскәрләрне алдан каралганча шушы елда кайтару-кайтармау мәсьәләсендә кызу бәхәсләр барды. 16 сәгать барган бәхәсләрдән соң, хөкүмәттәге ике иң эре партия уртак фикергә килә алмагач, премьер-министр Ян Балкененде хөкүмәтнең таралуы турында игълан итте.

Морокконың Мекнес шәһәрендә мәчет манарасы ишелү нәтиҗәсендә корбаннар саны 40тан арткан.
XS
SM
MD
LG