Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:17

Балкененде: Нидерланд гаскәрләре Әфганстаннан шушы елда чыгарылачак


Амстердам – Нидерланд премьер-министры Ян Балкененде, Нидерланд гаскәрләре шушы елда Әфганстаннан чыгарылыр, дигән фикер әйтте.

Бер көн элек парламентта Әфганстандагы гаскәрләрне, алдан каралганча, шушы елның августында чыгару мәсьәләсендә кызу бәхәсләр барды. Хөкүмәттәге ике эре партия уртак фикергә килә алмагач, премьер хөкүмәтне тарату турында игълан итте.

Балкененде үзе Әфганстандагы 1600 хәрбине тагын бер елга калдыру ягында иде. Ләкин депутатларның күпчелеге гаскәрне чыгару өчен тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG