Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович: премьер-министр урынына өч намзәт тикшерелә


Киев – Украинаның яңа сайланган президенты Виктор Янукович премьер-министр урынына өч намзәт каралуын хәбәр итте.

Алар арасында президентлыкка намзәт булган эшкуар Сергей Тигипко, парламентның элекке рәисе Арсений Яценюк, һәм Төбәкләр партиясе җитәкчеләренең берсе Николай Азаров.

Бу мәсьәлә Югары Радада коалиция төзегәндә хәл ителәчәк, диде Янукович.

Якшәмбедә Украинаның православ чиркәве башлыгы метрополит Владимир Януковичка үзенең фатыйхасын бирде.

Шимбә көнне Януковичның көндәше, хәзерге премьер-министр Юлия Тимошенко үзенең мәхкәмәгә биргән шикаятен чакыртып алды.

Януковичның вазифага керешү тантанасы 25 февраль үтәчәк. Март башында аның Русиягә килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG