Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәрби ветераннар хезмәт хакларын арттыруны таләп итте


Казан – Якшәмбедә Казанда 100дән артык хәрби пенсионер Русиядә хәрби реформаны тизләтү һәм хәрбиләрнең хезмәт хакларын арттыруны таләп итеп пикет үткәрде.

Пикетта катнашучылар “Хәрби пенсионерларга – лаеклы пенсия”, “Русия хөкүмәте хәрби хезмәт ветераннарын онытты” дип язылган плакатлар күтәргән. Чараны “Яблоко” партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган.

Пикетта катнашучылар Русия президенты исеменә ветераннарга хәрби хезмәттән киткәч лаеклы тормыш тәэмин итәргә сораган мөрәҗәгатькә имзалар җыйган.

Хәзерге вакытта Русиядә 2,5 миллион чамасы хәрби пенсионер бар дип санала.
XS
SM
MD
LG