Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февральдә нәрсәне бәйрәм итәбез?


Нинди бәйрәм соң бу? Нигә нәкъ 23 февральдә бәйрәм итәбез? Моның сәбәбен Иосиф Сталин редакциясендә чыккан “ВКП(б)ның кыска тарихы” нигезли. Анда менә ничек язылган: “1918 елның 23 февралендә “РККА Псков белән Нарва янында алман басып алучыларын кырып салды”.

Тик менә алай ук булмаган икән шул ул хәлләр. Һәрхәлдә, Ленинның “Правда” газетының 1918 елгы 25 февраль санында басылган өндәмәсе башкачарак фикер йөртергә мәҗбүр итә. Аннан бер өзеккә игътибар итик әле:

“Бу атна партия һәм бөтен совет халкы өчен әче, гарьлекле, авыр, ләкин кирәкле һәм файдалы сабак булды… Полкларның үз позицияләрен, хәтта Нарва сызыгын да сакларга теләмәве, чигенгәндә бар нәрсәне дә юк итәргә дигән әмернең үтәлмәве турындагы газаплы – мәсхәрәле хәбәрләр, чаба-чаба качу, хаос, сукырлык, җебегәнлек, ачыгавызлык турында сөйләп тә тормастан - хыянәткә тиң күренештер.”

Димәк, Ленин һәм аның шәкерте Сталин икесе дә 23 февральнең нинди көн икәнен белгәннәр. Ә ВКП(б) тарихында бөтенләй башкача. Хәер, Сталинның ялганын аңларга да буладыр. Ул да, белемле кеше буларак, Русия империясенең дә тарихы ялган белән ямалган ялган икәннен белгәндер. Шундый илнең җитәкчесе буларак, ничек инде гомум кабул ителгән ялган тарих традициясен читләтеп үтәргә була? Ленин әйткәнчә, Нарва сызыгын сакларга да теләмәгәннәр.

Ә нинди вакыйгалар булган соң бу данлыклы 23 февраль көнендә? Башта кыскача Псков турында. 23 февральдә большевиклар анда камалыш хәле игълан итәләр. Шул ук көнне 10-15 чакрым ераклыкта дошманнар барлыгы ачыклана. Ләкин сугыш булмый: беренче бәрелештә үк кызыллар качалар. 24 февральдә 200 чамасы алман гаскәрие матайларга утырып тыныч кына Псковка керә.

Нарва янындагы “җиңү” – тагын да кызыграк. Учредительное собрание ачылган көнне Питербурда тыныч демонстрацияне куып тарату белән дан алган Балтыйк матрослары Петроградны саклау максаты белән Нарвага җибәрелә. Нарком Дыбенко җитәкчелегендәге команда конфискацияләнгән 3 мичкә спирт белән 1 мартта Нарвага килеп төшә. 3 көн эчендә 3 мичкә спиртны “җиңгәч”, Дыбенко үз штабы белән Нарвадан китә.

Моны ишеткән матрослар да алгы сызыкны ташлап качалар. Питердан килгән генерал Парский нарком Дыбенконы Нарвага кайтырга, аны сакларга үгетли. Ләкин “матросы устали” дигән җавап кына ала. Гатчинога җиткәч, данлыклы Дыбенко матрослары бер тимерьюл эшелонын кулга төшерәләр дә, Русия буенча сәяхәткә китәләр.

Югары Хәрби шура башлыгы Бонч-Бруевич, ил буенча телеграм-приказлар җибәрә: “Качкыннарны тотып Мәскәүгә җибәрергә!” Нарва “каһарманнары” март азагында Самарда пәйда булалар. Ә Нарвага, Дыбенко отряды киткәч, бернинди атыш-сугышсыз кечкенә немец отряды кереп хуҗа була. 4 мартта.

Менә шундый бәйрәм бүген. Булуы шик астына алынган Куликово сугышын бәйрәм итүдәй матур бәйрәм. Хәер, нигә Куликово сугышына гына? Русия империясенең бөтен тарихы шундыйрак шикле "җиңүләрдән" тора. Мәскәүдәге җитәкчелек хәзер тарихны фальсификацияләү белән көрәшкән була, әмма бу көрәш һич кенә дә 23 февраль, яисә Куликово кыры сугышына карамый - үзенә файдалы фальсификацияләргә Русиянең державачыл хакимияте бик уңай карый.

Айрат Ибраһим
Сембер каласы

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG