Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:51

Совет чорында тракторчы, тимерче, сыер савучы, дуңгыз караучы эшләрен башкаручы хатын-кызлар мактауда иде. Менә хәзер гүзәл затлар тормышта тагын үз урыннарын таба башлады, кебек. Алар мәдәният, сәнгать, мәгарифтә чын күңелдән эшлиләр, аннан тәм табалар. “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең Чаллы төбәгендә узган ярышта катнашучыларның фикере шундый.

Төбәк бәйгесендә ун район һәм шәһәр хатын-кызлары такымнары катнашты. Алар жюри әгъзаларына үзләренең башкарган эшләре, ирешкән уңышлары хакында сөйләп, һөнәрләрен дә күрсәтергә тиеш булдылар. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре белән бергә Мөслим, Әгерҗе, Актаныш кебек район-авыл хатын-кызлары да иң яхшылар арасында булу өчен көч сынашты.

”Азатлык” хәбәрчесе бәйгенең эчтәлегенә артык игътибар бирмичә, бүген авылда яшәүче хатын-кызлар тормышы, аларның эчке дөньясы белән кызыксынды. Авылда яшәүче сәнгать, мәдәният, мәгариф кешесе нинди уй-хисләр белән яши, тормыш көнкүреше ни дәрәҗәдә? Шушы юнәлештәге беренче әңгәмәдәшләр Актаныш райноныннан. Олы Имән авылы кызы, хәзер Актаныш мәдәният йортында эшләүче Рәфидә Наҗарова сәнгатькә, үз эшенә гашыйк кеше. Нәтиҗәдә ул “Ел хатын-кызы” бәйгесенә эләккән.

Рәфидә Наҗарова (у),Гөлшат Борһанова
“Бу бәйге хатын-кызларны сынау өчен бик кирәк. 99% татар татар яшәгән районнан килдем. Без бар, без яшибез дип әйтү өчен гаиләбез белән килдек. Әлбәттә, хәзер мәдәнияттә, сәнгатьтә бераз кыенлыклар бар. Шулай да сәнгатькә рух сүнмәде, хөрмәт сизелә, без булдырабыз, татар йөзен күрсәтә беләбез. Бирегә урын өчен килмәдек. Кеше югарыга, җиңүгә омтыла. Хезмәтем аша чын татар хатын-кызының мөләемлеген, җылысын, иргә карата хөрмәте барлыгын күрсәтәсем килде”, ди Наҗарова.

Соңрак билгеле булды, Рәфидә Наҗарова татар мәдәниятен үстерүдәге хезмәте өчен бәйгенең бүләгенә паек булды.

Гөлшат Борһанова Актаныш мәктәбендә укыта. Туган ягы Башкортстан, Ябалак авылы. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта район мәктәпләрендә татарча укытуга игътибар зур, 309нчы канунның шаукымы бу тирәгә әле барып җитмәгән.
Ләйсән Тимершина (сулдан икенче) яклау төркеме белән


“Ел хатын-кызы” бәйгесенә Ләйсән Тимершина Әгерҗе мәдәният йорты методисты буларак килгән. Аның чыгышын да тамашачылар алкышка күмде. Ул 2009 елда Татарстан күләмендә “Ел методисты” исеменә лаек булган. Сөйләшү барышында Ләйсән ханым белән авылда яшәүче, мәдәният белән бәйле хатын-кызлар тормышы хакында да сүз булды.

“Авылда яшәүче хатын-кызлар начар һәм авыр яши димәс идем. Үзебезнең торыр урын бар. Эшлибез, күңел ачабыз, кризисларга бирешмичә генә яшәп ятабыз. Сез әйткәнчә, бу бәйгедә сыер саву буенча ярыш төре кертсәләр, беренчелекне бирмәс идем. Чөнки кечкенәдән әнигә булышып үстем, 4-5 сыер асрадык. Хәзер дә хуҗалыкта терлек күп, сыерлар, атлар, бозаулар асрыйбыз. Хуҗалыкта терлек тотмасаң, авыл кешесенә кыен”, дип сүзен тәмамлады Әгерҗе якларының танылган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Тимершина.

“Ел хатын-кызы” бәйгесенең шушы өлешендә үз эшләрен бик яхшы яктан күрсәтә алганнарны Казанга, йомгаклау бәйгесенә чакырачаклар.

XS
SM
MD
LG